ҮЗӘНЛЕ с. Үзәне булган; үзәнләнеп торган . --- Шумердан көнчыгыш якта, таулы һәм үзәнле җирләрдә, бик борынгы заманнарда ук Элам дигән дәүләт булган. Н.Фәттах. Идел үзәнлегендә һәм көнбатышта Сура үзәнлегендә түбән эрозия базисы булуы, шулай ук җирнең көпшәк һәм тиз уалучан токымнардан торуы бу тирәләрдә тирән үзәнле вак елгалар һәм ерым-сызалар челтәрен барлыкка китерә. Б.Хәмидуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә