ҮЗӘН и. 1. 1) Таулы урында буйга сузылган уйсу тигез җир, уйсулык. Такырны артта калдырып, үзәннән бара башлагач, машина тагын шып туктады. А.Гыйләҗев . Менә, шулай итеп, елга буйларын ташлап күченергә мәҗбүр булган тал балалары, ачык ялан-далалардан тыш, биек тауларда, кыялы үзәннәрдә дә яшәргә өйрәнгәннәр. А.Хәлим

2) Елга юлы буендагы тигезлек; коры елга буе. Елга үзәне буйлап бераз өстәрәк каяндыр югарыдан гөбердәп ишелеп төшкән су тавышы биләп алды аны. А.Хәлим . Марстагы борынгы елга үзәннәре, --- Уран белән Нептунның боҗралары, дистәләрчә яңа иярченнәр һ.б.ш. кебек ачышларны ябып куярга, мәктәп дәреслекләреннән алып ташларга кирәк була! А.Тимергалин

2. с. мәгъ. Уйсу җирдә урнашкан. Дөрес, шәһәрнең төп өлеше хәзер үзән җирдә түгел, тау башында. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә