ҮЗӘКЛЕ с. 1) Үзәге булган. Виноград, виноград, виноград үзәкле, Бер танышып аерылгач, өзә икән үзәкне. Җыр

2) Үзәге билгеле сыйфатларга ия булган. Казан ишекләре бизәкле, күгәннәре бакыр үзәкле. Р.Харис. Нарат – сумала юллары булган үзәкле токым. Төзү материаллары

3) күч. Нык характерлы, чыдам, максатчан. Әдәбият үзәгендә һәрчак иҗтимагый яктан нык үзәкле шәхесләр торган. Р.Фәйзуллин . Ул исемнәр үзләре үк гади, әмма нык үзәкле һәм ышанычлы кешеләр турында сөйли. М.Вәли-Барҗылы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә