ҮЗӘКЛӘШҮ ф. Бер үзәккә карый башлау, бер үзәккә буйсыну; бер үзәккә туплану. 910 – 1392 С температура аралыгында тимернең кристаллик рәшәткәсе яңадан үзгәрә, һәм аның атомнары периоды 0,364 нм булган куб кырларына үзәкләшәләр ---. Төзү материаллары Үзәкләшә башлау Үзәкләшергә тотыну Үзәкләшеп бетү Тулысынча үзәкләшү Үзәкләшеп килү Әкренләп үзәкләшү Үзәкләшеп китү Тиз арада үзәкләшү. Аларны эреләндерергә тырышучылар, чыгымнарны киметәчәк, дисә, моңа каршы килүчеләр артык үзәкләшеп китүдән һәм мәдәни йөзне югалтудан курка. Казан утлары Үзәкләшеп кую к. үзәкләшеп китү |