ҮЗӘКЛӘШТЕРҮ ф. 1) тех. Үзәккә карата дөрес урнаштыру 2) Бер үзәктән, бер чыганактан күпләгән урыннарга, гадәттә, йортларга җибәрү (су, җылылык һ.б.ш тур.). Быел да торакларны үзәкләштереп җылытудан шәхси җылыту системасына күчерү эшләре башкарылган. Ватаным Татарстан. --- эчәр су пластик шешәләрдә китерелә, көнкүрешкә дигән техник су да эчәргә яраклы, һәм ул юыну урыннарына үзәкләштереп җибәрелә ---. Татар заманы 3) Бер үзәккә буйсындыру. Иң ышанычлысы – ведомстводан тыш сак хезмәтенең үзәкләштереп саклау пультына тоташтырылган сигнализация җиһазлау. Идел. Мондый ысулга резерв федераль банклар ставкаларын билгеләү, дәүләт бюджеты дефицитын киметү, товар һәм хезмәт күрсәтүне үзәкләштереп башкару, салым сәясәте керә. Туган як Үзәкләштерә төшү Бераз үзәкләштерү; тагы да үзәкләштерү Үзәкләштереп бетерү Тулысынча үзәкләштерү. Беренче елларда әле большевиклар партиясенең тормышның һәр өлкәсен үзәкләштереп бетерергә көче житми. Казан утлары Үзәкләштереп килү Күптәннән бирле эзлекле рәвештә үзәкләштерү Үзәкләштереп тору Булган берсен үзәкләштерү; әле, хәзер үзәкләштерү. [Ул]: «Теләсә нинди илдә, хәтта Россия кебек катлаулы федератив дәүләттә дә, вәкаләтләрне һаман саен үзәкләштереп тору мөмкин түгеллеге бәхәссез», – диде. Ватаным Татарстан |