ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛҮ ф. төш. юн. к. үзәкләштерү. Оста сәясәтче һәм талантлы гаскәр башлыгы булган Кубрат үзәкләштерелгән дәүләт төзи алган, һәм шул чор чыганакларында бу дәүләт хаклы рәвештә «бөек» дип зурлап йөртелгән. Р.Фәхретдинов. Колхоз һәм совхозлардагы посёлокларны тулысынча үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү, барлык йорт һәм квартираларга газ кертү эшләре төгәлләнәчәк. Г.Усманов Үзәкләштерелә бару Торган саен ныграк үзәкләштерелү. Көннән-көн мәгариф системасы, университетлар белән идарә итү эше ----үзәкләштерелә бара... Ватаным Татарстан Үзәкләштерелә башлау Үзәкләштерелергә тотыну Үзәкләштерелеп бетү Тулысынча үзәкләштерелү. Кызганычка каршы, бик тә төрки мәдәниятле булган, ләкин үзәкләштерелеп бетмәгән караханилар дәүләтен XI гасыр азагында (бәлки, Баласагуни үлеп тә өлгермәгәндер) монгол телле мәҗүси каракытайлар тар-мар итә ---. Р.Әхмәтьянов Үзәкләштерелеп килү Күптәннән эзлекле рәвештә үзәкләштерелү Үзәкләштерелеп тору Даими, әледән-әле үзәкләштерелү; хәзер үзәкләштерелү |