ҮЗӘКЛӘНҮ ф. 1) Ашлык сабакка утыру

2) Шешнең уртасында каты өлеше барлыкка килү

Үзәкләнә башлау Үзәкләнү билгеләре күренү

Үзәкләнеп алу Кинәт үзәкләнү. Канат җәйде каен җиләге. Үзәкләнеп алды балтырган. Табигать киң: сез бит тар, димәде, Җәй иярде кояш артыннан. М.Әгъләмов

Үзәкләнеп җитү Тиешле дәрәҗәдә үзәкләнү

Үзәкләнеп килү к. үзәкләнә башлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә