ҮЗӘК и. 1. 1) мат. Геометрик фигурада күчәрләр, сызыклар, яссылыклар кисешкән нокта. Снаряд читкә ерак китмичә («с малым отклонением» урысчасы) барып төшсен өчен, һавада очканда, үзенең үзәк сызыгы тирәсендә әйләнеп очарга тиеш икән. З.Зәйнуллин 2) Берәр нәрсәнең кырыйларыннан уртасына таба тигез ераклыктагы уйланма төше. Кояшыбыз суына бара, чөнки аның үзәгендәге ягулык – гидроген кимегәннән-кими. А.Тимергалин. Астроном Аристарх Коперникка кадәр үк Галәмнең үзәге Кояш икәнен дәлилли. М.Әмирханов 3) Нәрсәнеңдер эчке, уртадагы өлеше. Үзәге суырылган агач син, яфракларың буш, тиздән алар саргаеп коелачак. М.Әмирханов. Тиктормас кулларының берсе гөнҗәләнең үзәгеннән үтә күренмәле сүс тарта, ә икенчесе итәк өстендә орчык биетә. М.Садыйков 4) Кайбер җиһаз, җайланмаларның төп функцияне башкара торган яисә аларны тотып тору өчен махсус ясалган өлеше, күчәре. Карандаш үзәге. Урама үзәге 5) Торак пунктларның административ, сәүдә биналары һ.б.ш. урнашкан өлеше. Шәһәр үзәге, андагы данлыклы сарайлар, храмнарны Ренессанс чорында Италиядән килгән данлыклы архитекторлар төзегәннәр. М.Юныс. Кышкы кичләрнең берсендә студент иптәшем фатирда торган Кәҗә бистәсеннән, троллейбуска утырып, соң гына үзәккә кайтып килешем. А.Тимергалин 6) Берәр илнең, өлкәнең җитештерү, мәдәният, ял итү һ.б.ш. ягыннан әһәмиятле эре торак пункты. Җәнлек тиреләре төяп, ханлыкның бөек үзәге шәһре Казанга барып, олау тутырып, тимер әйберләр алып кайтты. З.Мурсиев 7) Көнкүрештә кулланыла торган, гадәттә җырлар, көйләр тыңлау өчен акустик системасы, кассеталы яки дисклы магнитофоны, грампластинкалар тыңлау, Интернетка тоташу җайланмалары һ.б.ш. булган аппаратура комплексы. Ярый әле Канәфи каушау дигән нәрсәне белми: шундук стереомузыка үзәген тоташтырды, һәм иркен кабинетны «Әллүки»нең савыктыргыч аһәңнәре күмеп китте, аннары ачык тәрәзәдән, ишелеп-ишелеп, язгы салкынча сирень исләре килеп керде... А.Тимергалин 8) Биналарга җылы су, җылылык бирү чылбырындагы чыганак. «Бишбармак принцибы»на нигезләнгән биш бүлмәле эсселе-суыклы мунчалар төзү, үзәктән ягып җылыту, шул мунчада хушланып чыккач, шахмат уйнап утырулар, сабын кайнату, акча сугу һ.б. – болар бит мәдәни халыкларга гына хас! А.Тимергалин 9) физиол. Организмның берәр функция эшчәнлеген җайлап торган нерв күзәнәкләре төркеме. Кайбер нерв үзәкләренең чамадан тыш активлашуы күзәтелә. М.Маликова. Күрү үзәге 10) тех. Станокта эшкәртү өчен деталь урнаштырылган күчәр. Динамо белән двигательнең үзәкләре төп-төгәл туры килергә тиеш икән, моны центровка диләр, югыйсә зур тизлектә әйләнгән механизмнар калтырый башлый һәм ватылып чыга. З.Мурсиев 11) Берәр эшчәнлек, җитәкчелек эшләре тупланган урын. Штаб – төзелешне координацияләү үзәге. Ф.Абдуллин 12) Берәр төр эшчәнлек белән җитәкчелек итүнең югары органы. Икенче көнне, үзәктән махсус комиссия килеп, тикшерү эшләре башлап җибәрде. Ф.Хуҗин. Урман торгызу эшенә акчаны үзәктән бирәләр ---. З.Мурсиев 13) күч. Нинди дә булса әһәмиятле эшчәнлек башкара торган учреждение яки бүлек. Гыйльми үзәкнең конференц-залында, мәрмәр коридорларында: «Борынгы Кытай иероглифларына күз салсаң...», «Санскрит язмаларына караганда...», «Борынгы Мисыр папирусларында...» дигән сүзләр яңгырап торды. Г.Афзал. Хәрби хезмәткә алынгач, Хәбирне сержантлар әзерли торган укыту үзәгенә билгеләделәр. Ф.Хуҗин 14) күч. Төп, асыл юнәлеш. Барлык һәм юклыкның, үзәк һәм перифериянең, зарурлык һәм очраклылыкның төп үлчәме булып кеше исәпләнә. С.Поварисов. Алар, үзләре дә сизмичә, бер теориядән икенчесенә, бер фараздан икенче фаразга күчәләр, ләкин әңгәмәнең үзәге һаман бер: эвристика, иҗади фикер эшчәнлеге... А.Тимергалин 15) күч. Төп вакыйгалар булган урын. Арыслан шул көннәрдә генә сөргеннән кайтты, карт исә Сары Арканың аяклы хәбәрчесе, партия, кабилә талашларының барлык интригаларының үзәгендә кайнаучы иде. Г.Ибраһимов. Булып кына калмаганнар, андагы мәхшәрнең үзәгендә булганнар, үлемнең бугазына кереп йөргәннәр... Г.Гыйльманов. Соңгы хәбәрләрнең үзәге безнең өй иде бүген. Н.Кәримова 16) күч. Төп башкаручы, оештыручы. Чыннан да, җәмәгать, эшне башкарып чыгу өчен җаваплы кешене – төп үзәкне билгеләү дөрес булыр. Ф.Яхин 17) күч. Җан, йөрәк, күңел. Сезнең җырларыгыз үзәккә үтеп керә, тетрәндерә. Р.Сәгъди 18) күч. Сурәтләү объекты, сурәтләнгән төп вакыйга. Әсәрнең үзәгендә авыл тормышы, төгәлрәк әйткәндә, сугыш еллары һәм сугыштан соңгы чор татар авылы тора. Р.Батулла. – Менә, балалар, иншаның үзәгендә зур вакыйга да юк сыман, әмма Мөдәррис гади генә хәлне дә мавыктыргыч итеп яза белгән, – дип нәтиҗә ясады әдәбият укытучысы. Х.Гайнетдинов 2. с. мәгъ. 1) Нәкъ уртадагы; нәрсәнең дә булса уртасына урнашкан. Стенада бик күп әйберләр эленгән, үзәк урында шәҗәрә урын алган. Н.Кәримова. Үзәк ял паркына кадәр автобуска утырып килделәр. Г.Гыйльманов 2) Беренчел, төп. Бу чишмәләр үзләренең көчен әлеге үзәк, тамыр чишмәгә биреп тора кебек... Г.Гыйльманов 3) күч. Төп, иң әһәмиятле, үз тирәсендә башкаларны берләштергән. Күпме генә вакыт үткәндер, Мансур, бакчаны үзенең көмеш тамчылары белән сафландырган фонтан кебек, коллективта үзәк бер урынны биләп алды. Ф.Садриев. Таң нурыдай алсу мәк чәчәген без Күчереп чиктек бары кул яулыгына. Шушы гүзәл бизәк үзәк дәлилдер Безнең замананың уяулыгына. Ф.Гыйззәтуллина 4) күч. Җитәкчелек итә торган; баш, югары. Шейнкман председательлегендә үткән бу киңәшмәдә --- мөселман полкы оештыру, Петроградтагы Үзәк Комитет тибындагы губерна үзәк власте органы төзү турындагы мәсьәләләр каралды. М.Хәсәнов. Сез, иптәш сержант, үзәк аэродромга барып карагыз. Ф.Хуҗин 5) күч. Югары, җитәкче оешмалар башкара торган, шулардан чыккан, шулар оештырган. 1945 елгы җиңүгә 30 ел тулганда, 1975 елның май аенда, Гаврилов белән үзәк телевидениедә очрашу тапшыралар. З.Зәйнуллин ◊ Үзәккә тию к. үзәккә үтү. Җан ияләренең теңкәсен корытырлык зәмһәрир суыклар тора. Үзәкләргә тия. М.Хәсәнов. Үзәккә төшү к. үзәккә үтү . Газизнең эндәшүен ул инде хәзер ишетми, ишетсә дә, мыскыллануы аның үзәгенә төшкән. Ф.Яхин. Үзәккә үтү 1) Бик каты интектерү, җанга тию (авыр хәл, хис, һ.б. тур.). Әле кай төшендәдер чәнчеп-чәнчеп алды, әле, үзәкләргә үтеп, күңел күген ачы сагыш басты; ул сагыш, беленер-беленмәс кенә әрнү булып, җанын бертуктаусыз борчып-бимазалап интектерде... Г.Гыйльманов; 2) Бик өшетеп, юешләтеп азаплау (җил һ.б.ш. тур.). Ичмасам, җил-яңгыры үзәккә үтмәс иде ---. З.Мурсиев. Туңды, үзәгенә үтәрдәй булып эченә суык төште. М.Хәсәнов. Үзәк көю к. үзәк өзелү. Дәресләрдән соң бала җанлы педагог, малай өчен үзәге көеп, колония баракларына карап юнәлде. З.Мурсиев. Үзәкне өзү Күңелгә авыр тәэсир итү, сагышка, борчуга, кайгыга салу. Кичләрен ятакханәдә концертлар оештырыр, үзәкләрне өзә торган моңлы тавышы белән бетмәс-төкәнмәс халык җырларын башкарыр. Р.Батулла. Үзәк өзгеч 1) Тетрәндергеч; кызгандыра торган; тәэсирле. Тавышы шагыйранә моңлы иде, лирик җырларны үзәк өзгеч аһәң белән башкара. М.Әмирханов. Әнием: – Исә-ә-ән!.. – дигән үзәк өзгеч сүз белән өстемә каплана. Р.Рахман; 2) Бик каты, көчле (суык, җил һ.б.ш. тур.). Шуңа күрә ачыклыкта калган берничә йорт көзге ачы җилләр, кышкы үзәк өзгеч бураннар хакимлегенә калган. Ф.Хуҗин. Үзәк өзелү Нинди дә булса авыр хис-кичерешләрдән бик борчылу, өзгәләнү. Өмете өзелми аның, бәхетсезлектән үзәге өзелә. Н.Кәримова |