Ү’ЗАРА рәв. 1. Бер-берсе белән; ике яисә берничә зат арасында гына. Башта тыштагы җил генә шулай үкерәдер дип уйлаган иде, ләкин ике кешенең пыш-пыш үзара сөйләшкәнен ишеткәч, ул уеннан кайтты. А.Алиш . Монда җиңел, уйнак юмор, җитди көлү һәм сатирик үткенлек, лиризм һәм драматизм, фаҗига да үзара тыгыз аралашкан хәлдә яшиләр. А.Әхмәдуллин 2. с. мәгъ. Бер-берсенә карата булган; берничә зат арасындагы. Әмма безнең арадагы үзара мөнәсәбәтләребез булачак депутатыбыз белән дөбер-дөбер кайнау ноктасына җитте. А.Хәсәнов. Күренер иде, дим, чөнки совет заманында дөнья хәтле нәрсәләр була иде: профсоюз, комсомол, коммунистлар җыелышыннан алып, үзара ярдәмләшү кассасы җыелышларына кадәр йөрисе иде. Б.Рәхимова ◊ Үзара гына Башкаларга белдермичә, ике яисә берничә кеше генә бергәләп. Инде бүген, шундый чуалчык уйлар ураганда, үзара гына сүз алышырга ярыйдыр бит аларга?! А.Гыйләҗев |