Ү’ЗАҢЛЫЛЫК и. ялг. к. үзаң. Хәзерге заман белем бирү системасында этник үзаңлылык һәм үзтөрлелек исәпкә алынмаса, белем бирүне тулы хокуклы дип атап булмый. Фәнни Татарстан. Һәр халыкның дини һәм милли хисләренә ихтирам, бер-берләренең йола-традицияләренә сак мөнәсәбәт, милләтләрдә үзаңлылыкны үстерү өчен шартлар тудыру, аларның рухи һәм әхлакый кыйммәтләренә таянып эш итү – республикабыздагы тынычлыкның төп нигезен шулар тәшкил итә. Шәһри Казан |