Ү’ЗАЛЛЫ с. неол. 1. Мөстәкыйль, бәйсез. Үзаллы тормыш кешесе булгач, үзен Назар абыйсына охшаш кеше итеп күз алдына китерергә тырышты. А.Хәйретдинова. Алтын Урда таркалып, Казан ханлыгы үзаллы дәүләт булгач та, казанлылар үз кешеләреннән хан куя алмыйлар – иске традициядән чыгарга базмыйлар – хан итеп Казанга һаман да шул Чыңгыз оныкларын өстерәп китерәләр. З.Мифтахов 2. рәв. мәгъ. Мөстәкыйль, бәйсез рәвештә. Дәүләт белән үзаллы идарә итәргә, производствоны торгызырга, авыл хуҗалыгын саклап калырга, икътисадны аякка бастырырга кирәк. Р.Миңнуллин. Район үзәгендә үзаллы тормыш көтә башлагач та, гел кирегә китеп торды барысы. К.Кара |