Ү’ЗАЛДЫНА рәв. 1) Үз-үзенә; беркемгә дә мөрәҗәгать итмичә. – Көтелмәгән яктан бәла килеп, йортны сүтеп кенә ташламасыннар! – дип үзалдына укына [ул]. А.Гыйләҗев. Утардагы атлар картның туктаусыз буылып ютәлләвенә, әледән-әле үзалдына сөйләвенә дә күнеккәннәр инде. В.Имамов

2) Мөстәкыйль; үз көенә. Табигать үзалдына яши бирә. Ш.Галиев. Елга аръягында үзалдына яши бирде [ул], тирә-якка башкалар да өйләр сала башладылар. З.Кадыйрова

3) Үзеннән үзе. Бая, карабодай басуыннан – көртлекләр һәм әкиятләр патшалыгыннан кайтканда уена бәреп кергән сәер фикерләрен хәтерләп, Наилә үзалдына көлемсерәде. А.Гыйләҗев . Шулчак, бакча коймасы артында агач мылтыклы малай белән кызчыкны күргәч, үзалдына елмаеп куйды. А.Фәләх



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә