ҮЗ (үзем, үзең, үзе, үзебез, үзегез, үзләре) а. 1) Сөйләмнең субъекты булган зат. Бәхетсезлегенә каршы, бу вакытта хәзрәтнең хәтеренә яңадан көтелмәгән бер нәрсә килмәсенме: ул, үз өстендә чалма-чапан булмагач, аның голәма сыйныфыннан икәнен халык белмәячәк тә садака өләшкәндә бирми китәчәк икәнен уйлап алды. Ф.Әмирхан. Анысын без үзебез беләбез. Г.Исхакый

2) Сүз барган затка, предметка караган. Үз халкын сөймәгән, башка халыкны да сөймәс. Мәкаль. Шул сүзләрне әйтеп, буе матча чаклы Капкорсак патша идән буенча бер атлаган иде, идән сыгылды, ди, икенче атлаган иде, үз аягына үзе абынып егылды, ди. А.Алиш

3) Сүз барган зат булдырган, тапкан, иҗат иткән; аның шәхси милкенә караган. Чөнки ул – үз милкен үзе урлаучы, иң соңгы кабахәт кеше! А.Алиш. Чөнки Касыймның Япуниядә үз байлыгын калдырып китәрдәй якын туганы юк. В.Имамов . Кулына алгач, әбекәй үз гөленә озак кына карап торды, аннары неп-нечкә, үтәкүренмәле бармаклары белән аның яфракларын, чәчәкләрен сыйпап алды, сак кына күкрәгенә кысты... Г.Гыйльманов

4) Сүз барган әйбергә билгеләнгән; аңа туры килгән; аңа гына хас булган. Дөньяның үз җае бар шул, һәр чиләкнең үз капкачы, дигәндәй, алар бер-берсеннән башка яши алырлар идеме? Ф.Яхин. Әмма өстәл янында бер дә сиздермим, һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Р.Рахман

5) Сүз барган затка туган, кардәш; якын, иптәш тиешле. Үз анаң – бавырсак, үги анаң – сарымсак. Мәкаль. Әй Ходаем, ник мине үз баламнан мыскыл иттерәсең! Ф.Әмирхан

Үз авызыннан ишетү Кеше аша түгел, шунда үзе булып, сөйләүчене күреп ишетү, аның белән турыдан-туры сөйләшү. Мәгәр менә хәзер синең үз авызыңнан ишетәсем килә. В.Имамов . Үз акылында Сәламәт акыллы, психик яктан нормаль. Мин хәтта аның үз акылында булуына шикләнеп, акрын гына читкә тайпылдым. З.Мәхмүди. – Кызым да үз акылында иде, мин аны камил акыллы килеш тимерче оста Әхмәткә китереп бирдем, – диде илче һәм тиз-тиз чукынып алды. М.Хәбибуллин. Үз акылы үзендә Аңлый алырлык, үз эшенә җавап бирерлек; җитлеккән. Бала буй үстергән, үз акылы үзендә, син өйрәтеп кенә аннан әллә кем чыкмас! А.Гыйләҗев. Инде Җамал апаңа акыл кертеп булмас, үз акылы үзендә, үсмер чакта ук тәртә арасыннан чыгып китте. Ф.Сафин. Үз арбасына утырту Үзенә, фикеренә ышандыру, үзенә авыштыру, ияртү; үзенчә итү. --- милләтне һәрберсе үз арбасына утыртырга тели. Татарстан яшьләре. Үз аршыны белән үлчәү Шәхси белем, күзаллау нигезендә субъектив фикер йөртү. Һәрнәрсәне, баланың һәр адымын үз аршының белән үлчәмә. А.Гыйләҗев . Хәер, монысына без үзебез дә гаепле, чөнки --- дөньядагы бөтен нәрсәне үз аршыныбыз белән генә үлчәп сөрсеп ятканбыз... А.Тимергалин . Үз аягы белән 1) Кеше ярдәменнән башка . – Ну, асыл кошлар, үз аягыгыз белән килеп эләктегез, – диде колхозчы Вәли. А.Алиш . И ирем, ничек күтәрә алдың аны, әллә үз аягы белән килдеме?дип, юха тел белән сөйли икән бу. Ф.Яхин; 2) Үзе теләп, мәҗбүр итмичә, чакырмыйча . – Безгә ризык та үз аягы белән килде, бу Кәҗә белән Сарыкны боткадан соң тотып ашарбыз, – ди. Әкият. Үз аягың белән барасыңмы, әллә милиция машинасы чакыртыйммы? И.Юзеев. Үз башына 1) Үзлектән; мөстәкыйль рәвештә. Дөрес, безгә ярдәм кылучы, арка таянычы булырлык хөкүмәтебез юк, ләкин халык теләсә, үз башына бик күп эшләр эшләргә булдырадыр. Г.Буби; 2) Аерым, бәйсез, мөстәкыйль. Ләкин үз алдына, үз башына дөнья көтеп, Алатауның туйлары эчендә кайнаган Мәрхәбә әле һаман канәгатьсез иде ---. Г.Ибраһимов. Төркестан үз башына яшәргә тотынмады. Г.Исхакый . Кушымча (аффикс) – һәрвакыт тамырның азагына кушылып, аңа ияртеп әйтелә торган, үз башына аерым торганда мәгънәсе булмаган кисәк ---. Г.Алпаров; 3) Үзенә зыянга . Кайтса, үз башына. Аны тотып асардай элмәк әзерләр. В.Имамов. Үз башына үзе җитү Үз үлемендә үзе гаепле булу. Шул чамасыз күп эчүе аркасында үз башына үзе җитте дә: кышкы салкында исерек килеш районнан кайтышлый, чалу урында чанасыннан егылып, катып үлде мәрхүм. В.Нуруллин. Үз башыннан чыгару 1) Үзе уйлап эшләү. Ә бит ул әлеге поэманы кайдандыр күчереп түгел, үз башыннан чыгарып язган! В.Нуруллин; 2) Нигезсез, дәлилсез, булмаганны үзеннән өстәп сөйләү. Шуның артыннан үз башыннан чыгарып: – Минемчә, бу елга шулай калдырырга кирәк. --- Бик кызулап җибәреп, халыкны дулатып җибәрмик димен ---, – дип сүзен бетерде. Г.Исхакый. Үз башыннан кичерү Үз тәҗрибәсендә сынау, үзе күреп, газабын яки рәхәтен тату. Бер нәрсәдән икенчегә сикереп, аннан тагы кире кайтып, үзләренең башыннан кичкәннәрне тәртипсез, ашыгыч сөйләп үттеләр. Г.Ибраһимов . Үз башыннан үтү к. үз башыннан кичерү . – Сез мине оныткансыз инде, мин – сездән яшь калган улыгыз Әхмәт, хафаланмагыз, хәзер үз башыгыздан үткән эшләрне белерсез, – дип, кулларында тоткан киемнәрне кияргә тәкъдим итте. Ф.Әмирхан. Үз башыңа төшү Башкалар күргән мәшәкатьләр, газаплар һ.б.ш.ны үзеңә кичерергә туры килү. – Үз башына төшкәч, барысын да булдырыр әле, юк өчен кайгырмагыз, – диде Гөлшәһидә. Г.Әпсәләмов. – Әнә шул яманлык үз башыңа төшмәсен, – дияр иде ул. З.Мурсиев. Үз белдеге белән 1) Үзенчә, үзе аңлаганча, үзе белгән кадәренчә. Тик бу синең эссе ташлы мунча эчең, яисә туган-үскән авылың түгел, үз белдегең белән генә бернәрсә дә кыла алмыйсың! З.Зәйнуллин; 2) Рөхсәтсез, киңәшсез; эшне белер-белмәс. Инде менә Шәмсинең улы Талибны да, үз белдеге белән акча суга, диләр. В.Имамов. Аннары бит, мин үз белдегем белән түгел, директор рөхсәте белән калдым. Х.Сарьян; 3) Әрсезләнеп, үзенә кирәк булганча. Үз белдегең белән өлкәннәрдән узма! К.Кәримов . Үз бер тиене (бер) тиен к. үз тугызы тугыз. Җанкисәгем, синең белән сөйләштең ни дә, сөйләшмәдең ни: синең һаман үз бер тиенең бер тиен. А.Шамов. Үз бизмәне белән үлчәү к. үз аршыны белән үлчәү. [Наилә:] Үз бизмәнең белән генә үлчәмә. Кызларны аңларга тырыш. А.Гыйләҗев . Үз вакытында 1) Тиешле вакытта. Ата-анага үз вакытында кайтарылмаган бурыч, үтәлмәгән вәгъдәләр баланы түбәнсетә. А.Гыйләҗев; 2) Заманында; элек. Үз вакытында илнең төрле театрларында да менә шундый әсәрләре киң яңгыраш тапты. А.Әхмәдуллин . Үз дигәне 1) Яраткан, күңел кабул иткән кеше. Капка гына төбе – карама агач, Кәүсәсендә – тимгел каралар. Үз дигәнем килеп карамагач, Ят куллардан кемнәр аралар?.. К.Булатова; 2) Теләге, максаты. Тырышып кына үз дигәнеңә ирешеп булса, иң элек мин ирешкән булыр идем аңа, Мидхәт. В.Нуруллин . Аның күз карашында, турсайган иреннәрендә, керпе сыман кабарынган бөтен торышында ниндидер үзсүзлелек, үз дигәнен булдырырга ашкыну бар иде. Г.Әпсәләмов . Үз дигәнендә тору Үз фикереннән, карашыннан аз гына да чигенмәү; үҗәт булу. Җиһанша бабай үз дигәнендә нык торучан, үзсүзле кире картлардан иде. Г.Ибраһимов. Үз җилкәсендә тату Газапларны, авырлыкларны үзе кичерү. Ул анасы Сабираның бик авыр холыклы икәнен кырык еллык гомерендә үз җилкәсендә күп татыды. Г.Ибраһимов. Боларның һәммәсен Гариф үз җилкәсендә татып белде инде. М.Галәү . Үз ирке белән Үзе теләп . Булмаса, дим, үз иркең белән Себергә китмәс идең, дим. Г.Ибраһимов. --- мин бу вазифадан үз иркем белән ваз кичәм. А.Хәмзин. Үз иркенә кую Берәр эшне теләгәнчә, белгәнчә эшләргә мөмкинлек бирү; мәҗбүр итмәү. Үсеп җиткәч тә, кайсы тирәккә кунып сайрауны аның үз иркенә куям... Н.Сәйяр. Үз ихтыяры белән к. үз ирке белән. Кыскасы, әгәр дә мәгәр атаң малыннан үз ихтыярың белән баш тартсаң, сиңа җил-яңгыр кагылмас. А.Гыйләҗев . Ләкин бәгъзе берәүләрнең сөйләвенә караганда, хан кызы бу зинданга үз ихтыяры белән ябылган, имеш ---. Г.Рәхим . Үз ихтыярына кую к. үз иркенә кую. Мин кайтканчы үз авылыгызда, әниең янында яшәп торсаң да ярый, дип, мәсьәләне Сәкинәнең үз ихтыярына куйган идем. В.Нуруллин . Үз итү Якын күрү; туган итү; яхшы мөнәсәбәттә булу. Керосинга килүче хатыннар, бик үз итеп: «Котбый абзый!» – дип эндәшәләр аңа. Ф.Хөсни. Танып алуга ук киң итеп елмаеп җибәрде, үз итеп аркамнан сөйде, аннары түргә дәште, артсыз урындыкның читенә генә утырып, дога кылды... Г.Гыйльманов. Үз кабыгына бикләнү Башкалар белән аралашмау, башкалардан читләшеп яшәү. Ул Яшке дә бик аз сүзле, үз кабыгына бикләнгәнрәк кеше бугай инде. В.Имамов . Хәер, соңгы вакытта ул үзенең бу халәтенә, үз кабыгына бикләнеп яшәүгә күнегә башлады. Р.Кәрами . Үз кабыгына йомылу к. үз кабыгына бикләнү. Татар үз кабыгына йомылып яшәгән, аралашмаган, шулай итеп үз-үзен саклап калган. Р.Вәлиев . Үз казанында кайнау Аралашмыйча, үзеңә генә кагылган тар мәнфәгатьләр белән яшәү. Хәзер башкача: хәзер һәркем үз казанында гына кайный, кешегә керми, чыкмый, бар тормышы серле йомгак, һәр сүзен сайлап кына, теш арасыннан гына чыгара. К.Кара. Үз калыбына кайту Элекке хәлен, рәвешен алу, элеккечәгә әйләнү. Тәне ничек тә үз калыбына кайтыр, җаны да тынычланыр; зиһене генә иләсләнеп китмәсен, ул ялгышса, баш бетте дигән сүз… Г.Гыйльманов. Үз каны Үз баласы, туганы. Көтмәгәндә хатыны үлеп киткәч, Әдиләгә өйләнергә ниятли икән, дигән сүзләр дә йөрде, балалар чит кулга калмасыннар, синең үз каның бит, дип, җизнәсе бик ялына икән, диделәр... А.Гыйләҗев . Ничек кермәсен, газиз баласын – үз канын эзләп йөри бит ул... Г.Гыйльманов. Үз кесәсен кайгырту Үз файдасын гына кайгырту, үз ягын гына карау. Угры түрә, урып җыю эшләреннән бигрәк, үз кесәсен күбрәк кайгырта бит ул. Н.Вахитов. Кичә генә партия җитәкчесе булган, илгә тугры хезмәт иткән хуҗа бүген үз кесәсен генә кайгырта башлаган икән, димәк, ул белеп эшли: гайре юлдан дөнья бара алмый! Ф.Яхин. Үз кесәсеннән чыгару Үзең түләү. Иң киме – ун мең сумнар акча кирәк булыр. Моның яртысын Сарсымбай үз кесәсеннән чыгарса, калганын башкалар күтәрер. Г.Ибраһимов. Үз колагы белән ишетү Кеше аркылы түгел, турыдан-туры сөйләгән, әйткән кешедән үзе ишетү һәм шуның дөреслеген раслау. Ялганлый димәгез, үз колагым белән ишеткәнне сөйлим мин. Г.Кутуй. Тик аның шунысы бар: гашыйкларның ничек аңлашканын үз колагы белән ишеткән кеше юк. М.Маликова. Үз көенә (көенчә) 1) к. үз хәлендә. Үсмер Тотыш, җегет Тотыш, беркемгә дә баш имичә, койрык тоттырмыйча, үз көенчә яши бирде. Н.Фәттах; 2) к. үз уңае белән. Бу үзгәртеп кору дигәннәре тыныч кына үз көенә яшәп ята торган кырмыска ояларын бутады да атты: ата улны, ана кызны танымаслык хәлгә китерелде мескен халык. З.Хөснияр . Вакыт арбасы үз көенә тәгәри бирә. А.Хәсәнов . Үз көенә җибәрү Идарә итмәү, күзәтеп, тикшереп тормау; аерым шартлар куймау; мәҗбүр итмәү. Тукай премиясе дә ничектер үз көенә җибәрелде. Казан утлары . Үз көнен үзе күрү Берәүнең дә җаваплылыгында, химаясендә булмау; мөстәкыйль яшәү. Сәке өстендә ыштансыз арт ягың белән шуыша башлаганнан алып, үз көнеңне үзең күрә башлаганчы, тормыш сине кырык сыйрат күпереннән кичерә. Г.Бәширов . Синең яшьтән үз көнен үзе күрә башлаган кешеләр бар дөньяда. В.Нуруллин . Үз көченә керү 1) Гамәлгә керү, кулланыла башлау (закон, низам һ.б.ш. тур.). Әгәр автотуристның җинаять кылуы расланса, монда инде халыкара законнар үз көченә керә. А.Тимергалин; 2) Чын-чынлап хөкем сөрә башлау, урнашу. Кыш үз көченә кереп кенә барган бер мәлдә албастылар утарына аю килде. Г.Гыйльманов. Үз көчендә калу Әһәмиятен, дәрәҗәсен югалтмау; гамәлдән чыкмау (закон һ.б.ш.). Димәк, бер табышмактан бер генә җавап соралу һаман да үз көчендә кала. Н.Исәнбәт . Минем тәкъдим үз көчендә кала. Н.Әхмәдиев . Үз көчен саклау Гамәлдә, кулланылышта булу (закон, кагыйдә һ.б.ш. тур.). Элекке полислар алыштырган вакытка кадәр үз көчен саклыйлар. Сарман. Үз кубызына биетү Үз ихтыярына буйсындыру, үзенчә эшләтү. Син аны биеттең инде үз кубызыңа! Н.Кәримова. Үз кулы белән Шәхсән үзе. Ә бәлки, ире соңгы шаһитны үз кулы белән юк иткәндер... А.Тимергалин. Үз бәхетен һәркем үз куллары белән төзи, үз куллары белән үк җимерә... А.Әхмәтгалиева. Үз кулына алу 1) Хуҗа булу; 2) Җаваплылыкны, җитәкчелекне һ.б.ш. үз өстенә алу. Урып җыю эшләрен тулаем үз кулыма алдым. А.Гыйләҗев . Инициативаны үз кулыма алырга да ниятем бар. А.Хәсәнов. Үз күзе белән күрү Шәхсән үзе күрү һәм шуның дөреслеген раслап сөйләү. Безнең ул корзинкада колбаса, алмалар бар, мин үз күзем белән күрдем, әни анда конфетлар да салды. А.Алиш. --- малайлар югары оч Әбүзәрнең Әлмәттән әллә нинди кәтүкле кармак алып кайтканын үз күзләре белән күргәннәр. А.Тимергалин . Үз күзләренә ышанмау Гаҗәпләндерә, шатландыра яисә тирән кайгыга сала торган берәр вакыйгага ышанып җитә алмау. Кечкенә хуҗа, үзе банкротлыкка чыгарган биләмәләрен карап йөргәндә, Васил картның бүлмәсенә дә күз салды, үз күзләренә ышанмыйча, ихахайлап кычкырып җибәрде ---. Г.Әдһәмова . Һәм ул бер мизгелдә үз күзләренә үзе ышанмыйча тора, ә ышангач, моның чынлап та була алуына гаҗәпләнә. М.Кәбиров. Үз күзлегеннән карау 1) Үзенчә бәяләү, үзенең караш, фикер, тәҗрибәсеннән чыгып эш итү. Өстәвенә һәр кеше дә дөньяга үз күзлегеннән карый. З.Хөснияр; 2) Кеше фикеренә иярмәү, мөстәкыйль фикерләү . Кем белә, әнә шул үҗәтлек сукмагы аңа тормышка үз күзлегеннән карарга өйрәткәндер? Безнең гәҗит . Үз күрү к. үз итү. Үз кырыгы кырык к. үз тугызы тугыз. Аларның үз кырыгы кырык, минем хәлемдә эшләре юк. Н.Әхмәдиев. Ә Нәсимәнең моңа исе дә китми, аның үз кырыгы кырык. С.Сабиров. Үз сиксәне сиксән к. үз тугызы тугыз. Минем сүзгә колак саламыни ул, аның үз сиксәне сиксән. А.Алиш. Җәмәгатеңне үзгәртергә тырышма, яшьти, аларның үз сиксәне сиксән! Г.Гомәр . Үз сөяге к. үз каны. Җылама, кызым, җылама, син бит безнең кадерле кызыбыз, без сине андый начар кешегә тап булырсың дип үстермәдек, безнең үз сөягебез үзебездән авыр түгел, әлхәмделилла, минем кодрәтем, сине генә тәрбия итәрлек куәтем бар. Г.Камал . Карчык, тоныкланып барган күзләрен әлҗе-мөлҗе китереп булса да, ир-атның бертуган апасының улы икәнен (үз сөяге бит!) шәйләп алды. Ф.Абдуллин . Үз сүзен әйтү 1) Мөстәкыйль фикер әйтү; 2) Үзенең барлыгын белдерү, асылын, алдынгылыгын күрсәтү. Бүгенге драматургия, театр тормышына килсәк, ул үз сүзен әйтте, үзен күрсәтте инде. Г.Бәйрәмова . Нәтиҗәдә ул болгарларның бөтенлекле яшәеш панорамасын тудыра һәм аларның икътисад, сәясәт, фән, мәдәният кебек бик күп өлкәләрдә үз сүзен әйткән, мәгълүм уңышларга ирешкән халык булуын раслый. Китапларда – тарих сурәте. Үз сүзендә тору 1) Вәгъдәне үтәү, әйткәнне эшләү. Күмәк хүҗалык рәисе үз сүзендә торды: Хәлимгә, искерәк кенә булса да, комбайн бирде. Г.Гыйльманов; 2) Үзсүзле булу. Юрий кенәз, ыжлап та карамыйча, үз сүзендә торды: «Яртымы, чирекме – анда бер эшем юк». В.Имамов. Үз сүзен итү Бернигә карамастан үзенчә эшләү, үз фикерен үткәрү. Ул – үз сүзен итәр өчен бернидән дә курыкмый торган, нинди авырлыкка да риза була торган кыз. Г.Исхакый. Күңелендәгечә, үзе дигәнчә эшләүгә каршы төшсәләр, Тимершаның мондый кәмитләр ясый торган гадәте бар, ахыр чиктә барыбер үз сүзен итмичә калмый ул. М.Хуҗин . Үз сүзе сүз Кеше фикеренә колак салмау, үзенчә эшләү турында. Җиле дә юк, тын җиһан, Табигатьтә Кыш ич хан. Үз сүзе сүз патшаның, Кары калын бакчаның. Л.Шәех. Үз тиресенә бикләнү к. үз кабыгына бикләнү. Үз тугызы тугыз к. үз туксаны туксан. Ә исерек Мәүләвинең үз тугызы тугыз, һаман кычкырынуын белә ---. Г.Кашапов . Үз туксаны туксан Кеше фикерен санга сукмыйча, дөрес булу-булмавына карамыйча, үз сүзендә тору. Гәрчә табиблар килгән саен тынычландырырга тырышсалар да, хатынның үз туксаны туксан иде. Г.Галиева . Бер нәрсә башына керсә, чөйләп тә чыгарырмын димә – үз туксаны туксан аның. В.Гали . Үз урынына кую Кемгә яки нәрсәгә дөрес бәя бирү. Талантны талантсыздан аера белгәннәр, һәркемне үз урынына куя белгәннәр. С.Хәким. Аңлар, чыгырдан ычкынган полковникны үз урынына куйса ул гына куяр, дип өметләндек. Р.Мөхәммәдиев. Үткән көннәр... Көннәремне гомер иткән әнә кемнәр! Затсызларны үз урынына кую кирәк, – Уйларына хәнҗәр булып уел, йөрәк! Р.Әхмәтҗанов. Үз урынына утырту Азынган кешене тыйнаграк булырга, иерархия, субординация сакларга мәҗбүр итү. Бүгеннән мин өйдә борылыш башлыйм, һәркемне үз урынына утыртырга бик вакыт. А.Гыйләҗев. Бик гарьләнде: тәмам шашты бу мокыт, үз урынына утыртырга вакыт җиткәндер, мөгаен. М.Әмирханов . Үз урынын белү Үз дәрәҗәсен, хәлен, мөмкинлекләрен аңлап эш итү. Хуҗа булып та йөри шикелле, шул ук вакытта бик үк азынып та китмәгән, үз урынын белә, кечелекле кылана, һәр сүзендә, һәр хәрәкәтендә Люцияне олылау сизелеп тора. М.Маликова . Нигъмәтуллин белән җиңешеп, тарткалашып утыруны түбәнлек санаса да, мондый урынсыз дәгъваны, вәсвәсәне шул килеш калдырырга ярамаганны аңлый: һәр инсан үз урынын белеп яшәргә, үзенә анык бәяне белеп үлергә тиеш. Т.Галиуллин . Үз урынында 1) Искечә, элеккечә, үзгәрешсез. Хәтта почмактагы үрмәкүч оясы да үз урынында. А.Мансуров; 2) Ничек тиеш, шулай; урынлы булу. Барысы да үз урынында, төп фикерне ачуга хезмәт итә ---. А.Әхмәдуллин . Бар да җитеш, бар да үз урынында. А.Хәйретдинова. Үз хәлендә Тышкы дөньядагы үзгәрешләргә игътибар итмичә. Соңгы елларда Гомәр һичбер тәшкиләт берлә баглануын сакламаенча, үз хәлендә Анкарада яши, мөнзәви хәят кичерә иде. Гасырлар авазы . Үз хәле хәл Кеше хәленә керергә мөмкинлеге юк, үзе дә бик авыр хәлдә. Әмма хәзер Яңгураның үз хәле хәл, башында алар кайгысы түгел иде. Г.Әпсәләмов. Милиция ишегалдыннан томырылып чабып чыгып барган атлы кеше бик таныш тоелса да, үз хәле хәл булганлыктан, аны танып өлгермәде Закирҗан. З.Хөснияр . Үз эченә бикләнү Йомылу, аралашмый башлау . Кайбер түрәләр инде исерешеп йокыга чумды, ә Пётр патша һаман, балтасын суга төшереп югалткан кеше төсле, үз эченә бикләнеп, уйга батып утырды. В.Имамов . Болай да үз эченә бикләнеп яшәүче кыз бөтенләй күңеленә йомылды, дәшмәс-сөйләшмәс булды, көннәрен өйдән, авылдан читтә – Җидесу елгасы буенда үткәрә башлады. Г.Гыйльманов. Үз юлы белән бару Үзенчә, үзенә генә хас булганча эшләү, яшәү, фикерләү, мөстәкыйль булу. [Шагыйрьнең] --- бер бәйләм шигырьләре белән танышып чыккач, бу мәгълүм шагыйрьнең һаман үз юлы белән бара бирүен күрәбез ---. Казан утлары . Үз ягына аудару Үзенә инандыру, фикерен үткәрү. Хуҗаның кодасы, бер чама белән, сайлауда үз ягына аударыр өчен кемгә нәрсә бирергә тиешле булачагын исәпләп карады. Г.Ибраһимов . Сөйләүчеләрнең һәркайсының үз сүзе, үз иманы бар, һәрберсе авызын ачып тыңлап торган агайларны үз ягына аударырга чамалый. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә