ҮҖӘТЛӘШҮ ф. ялг. к. үҗәтләнү. Үҗәтлек, кирелек, үзсүзлелек күрсәтү. Мин үземнең наданлыгымнан шул чакта бик үртәлеп, оятымнан үҗәтләшеп, болай дигән идем: «Лорканы мин белеп кенә калмаячакмын, күреп торырсың, аның туган җиренә – Испаниягә дә барачакмын!» М.Галиев. Математикларча төгәл, тиз фикерләү, заманча яшәү, тормышны өйрәнү, үҗәтләшеп эшләү, практик гамәлләр кылу аны шул вакытта ук ХХI гасырның көчле шәхесенә әверелдерде. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә