ҮҖӘТЛӘНҮ ф. 1) Киреләнү, берәр нәрсәгә каршы килеп эш итү. Директор иренеп кенә башын күтәрде дә, барыбер буш кайтарып җибәрәм бит инде, нигә бу тикле үҗәтләнәсең, дигәнне аңлата торган итеп елмаеп куйды. В.Нуруллин. Әмма тиз генә бирешергә гадәтләнмәгән малай үҗәтләнеп чокчынуын дәвам итте. А.Гыймадиев 2) Үз дигәненчә итәргә тырышу; үз дигәнен булдырырга тырышу. Үҗәтләнеп, ныгытып, ярсып эшли ул. А.Гыйләҗев Үҗәтләнә башлау Үҗәтләнергә тотыну. Барыбер мин сине кулга төшерәм, дим, үҗәтләнә башладым. Д.Каюмова Үҗәтләнә бирү Бернигә карамый үҗәтләнү. – Әнием, җан кисәгем, тыңла инде сүземне! – диде Равил, һаман үҗәтләнә биреп. В.Нуруллин. Ләкин Мотаһир да үҗәтләнә бирә ---. Р.Кәрами Үҗәтләнә төшү Бераз үҗәтләнү; тагын да үҗәтләнү. Ләкин Гөлчирә бер башланган ул татлы уенны ташлый алмады гына түгел, Әсфанның ташлау ниятен сизеп, ул тагын да үчекләнә, үҗәтләнә төшеп тотынды. Ф.Хөсни. Әмма Хәмит аның саен үҗәтләнә төште: шаяртып маңгаена чиертүләр генә тәэсир итмәгәч, каты-каты итеп суккалаудан да тайчанмады. Ф.Яруллин Үҗәтләнеп алу Бераз, берара үҗәтләнү. – Ачыклары да бардыр әле, – дип үҗәтләнеп алды кунак статуслы ата. Җ.Юныс Үҗәтләнеп йөрү Берара үҗәтләнү; әле үҗәтләнү. Берәүләр, бик озак үҗәтләнеп йөргәч, квартир алу бәхетенә иреште, икенчеләре ярык тагарак янында утырып калды. Туган як Үҗәтләнеп китү Кинәт үҗәтләнү. Этнослар турында бәхәс барганда, тәмам үҗәтләнеп китә торган иде. М.Хәбибуллин Үҗәтләнеп тору Даими үҗәтләнү; әле, хәзер үҗәтләнү. Бик үҗәтләнеп торсаң, абруйлы вазифаңнан колак кагуың да бар югыйсә! Т.Әйди |