ҮҖӘТ с. 1. Үзе теләгәнчә эшли торган, үзсүзле, сүзен бирмәс. Юныс мирза үҗәт кеше иде, ишекне япсалар – тәрәзәдән, тәрәзәне япсалар, ишектән керә торганнардан. М.Әмирханов // Тыңламаучан, кире. Шундый ягымлы, уңган ата-анадан нигә киребеткән, үҗәт, чамасыз шук балалар туа икән? А.Гыйләҗев 2. и. мәгъ. Үзсүзле, сүзен бирмәс кеше. Үҗәт, күзен бирсә дә, сүзен бирмәс. Мәкаль |