ҮГИСЕТҮ ф. 1) Чит итү, якын күрмәү; кагу. Ватан аларны үгисетмәсен, без дә шәфкать, мәрхәмәт күрсәтик аларга! Т.Әйди

2) күч. Лаек дип санамау, санга сукмау. Бу каләмдәшләребезгә читсенеп, үгисетеп карау әдәбиятыбызны тарайту булыр иде. Р.Фәйзуллин

Үгисетә башлау Үгисетергә тотыну. Монысы да мактауга лаек, югыйсә соңгы елларда авыл кешесен бөтенләй үгисетә башлаганнар иде. Безнең Чирмешән

Үгисетеп килү Күптәннән эзлекле рәвештә үгисетү. Махсус тәнкыйтьнең булмавыннан файдаланып, балалар әдәбиятын үгисетеп килделәр. Р.Миңнуллин

Үгисетеп тору Даими яки әледән-әле үгисетү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә