ҮГИ АНА’ ЯФРАГЫ и. бот. Оешмачәчәклеләр семьялыгыннан сары чәчәкле, яфракларының асты аксыл һәм кытыршы булган үлән үсемлек; русчасы: мать-и-мачеха. Йорт янындагы бакчада алмагачлар арасына тартылган кер бавында очып китәргә җыенган дәү аккош кебек ак күлмәк җилферди, бакча як тәрәзә төбендә зәп-зәңгәр вазада яшькелт үги ана яфраклары балкып утыра иде. А.Гыйләҗев. Данияр, аяк астына иелеп, үги ана яфрагы өзеп алды да, мине үртәп, борын төбендә җилпәзә итеп селкеп алды. А.Әхмәтгалиева |