ҮГИ с. 1. 1) Бер гаиләгә караган, әмма шул нәселдән булмаган, чит канлы. Үги бала үз булмый, иске күлмәк бүз булмый. Мәкаль . Шул үги әби инде әтинең булдыклылыгын белә икән, бик кайтартырга тырышкан, әнигә әллә нинди егетләр исеменнән дип хатлар китерткән. Г.Исхакый 2) күч. Чит, ят; кагылган, сугылган; тиешле бәясен алмаган. Вахид теге ятлыкны биргән нәрсә, моның тыныч күңеленә теге үги дошман фикерне суккан нәрсә – шул күзләр икәнен бердән хис итте. Г.Исхакый 2. и. мәгъ. Үги ( 1 мәгъ.) кеше. – Алайса без икебез дә рәхимсез язмышның бәхетсез үгиләре икәнбез, – ди. С.Сабиров. Әйтерсең лә алар үз балаларыбыз түгел, ә үгиләр. Р.Миңнуллин |