ҮГЕТЧЕ и. 1) Үгетләүче, үгет-нәсыйхәт бирүче. Шундый ук ысул белән Бәхтияр Канкаев Красноуфимск каласына да үгетчеләр җибәрә. В.Имамов

2) Агитатор. Ырынбурда «Эшче», «Туплан» гәзитләре хезмәткәре, 1918 елда «Туплан» демократик җәмгыятенә нигез салучыларның берсе, 1919 елда Беренче Армиянең мөселман труппасы артисты, аннары хәрбиләр арасында үгетче – революция аңа яңадан-яңа вазифаларны йөкләп кенә тора. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә