ҮГЕТ-НӘСЫЙХӘТ җый. и. Һәртөрле үгет һәм нәсыйхәт. Бүген, шушы яшемә җиткәч, милләтем дип әйтергә, милләтемә үгет-нәсыйхәтемне бирергә хакым бардыр дип беләм! Ф.Яхин. Ачуын басып, хәзер инде ул үгет-нәсыйхәт бирергә кереште. З.Мурсиев. Олысның могтәбәр кешеләре Елмаймас мирза Исмәгыйльгә бу эшләре өчен үгет-нәсыйхәт биреп тә карадылар, тик ул аларны түгел, Борнаш сәет сүзен дә колагына элмәде. Р.Батулла

◊ Үгет-нәсыйхәт кылу Үгет-нәсыйхәт бирү. Фатыйма абыстай: «Балам, тырышып кына укы, мулла булырсың!» – дип үгет-нәсыйхәт кыла ---. З.Һади. Үгет-нәсыйхәт уку Үгет-нәсыйхәт белән җитди итеп киңәш сүзләре әйтү. Белешмә җыйдырып, үгет-нәсыйхәт укып, йөзеңне кызартып үзәккә үтәләр. М.Маликова. Әхмәтҗанга үгет-нәсыйхәт укуга бер сәбәп булды. Т.Гарипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә