ҮГЕТЛӘ’Ү ф. 1) Кемне дә булса яхшы эшкә өндәү, начар, ярамаган гадәтләрне ташларга чакыру. Мөсафир инде шәкертен үгетләми, бары тик үзалдына сөйләгәндәй фикер чәчә иде. Р.Батулла 2) Чакыру, кыстау. Мөдир Сәйдәшевне гаризасын кире алырга үгетли, администрация исеменнән гафу үтенә, чөнки автобусны башка шофёрга тапшыруны ялгыш булган дип саный. А.Тимергалин 3) сөйл. Димләү, риза булырга күндерергә тырышу. Яучыны тегеләй-болай юаткалап чыгарып җибәрәләр дә, ул киткәч тә, Мәрьямне үгетләргә керешәләр. Н.Яһудин Үгетләп алу Бераз үгетләү. Әни кайчакларда апамны үгетләп тә ала. Ф.Төхбәтуллин Үгетләп җибәрү Бераз үгетләү. Өркетеп, куркытып яки үгетләп җибәрсә дә – файдага, күрсә, шаһитлык итсә, бәлки, уйланырлар, явыз ниятләреннән баш тартырлар. Ә.Әминев Үгетләп җиткерү Ышандырырлык, күндерерлек итеп үгетләү. – Корбан гаетен үткәрик, шуннан ары җибәрербез инде, – дип, яшь кияүне көч-хәл белән үгетләп җиткерделәр. В.Имамов Үгетләп калу Вакытында, форсаттан файдаланып үгетләү. Эшен ташлап, шабашкага китмәкче иде, көчкә үгетләп калдым. Г.Каюмов Үгетләп килү Күптәннән бирле, эзлекле рәвештә үгетләү . – Озакламый яңа йортка күченәбез, әтиеңә әйбер-кара ташырга булышырсың, – дип үгетләп килде үги әнисе. М.Маликова. Ләкин, күргәнебезчә, боларның барысына да гүзәл һәм акыллы Ширин аркасында ирешелгән, чөнки хис белән мавыгып киткән Хөсрәүне ул үгетләп килә. Н.Хисамов Үгетләп тору Даими яки әледән-әле үгетләү; әле, хәзер үгетләү. Ире иңенә курткасын салып чыгып киткәч тә, Зилә аның артыннан бераз үгетләп торды әле. Г.Гыйльманов. Юк, моны үгетләп торырга кирәкми, акча бирәсе дә түгел, бу үзе шатланып риза булырга тиеш, дип уйлады ул. З.Мурсиев Үгетли башлау Үгетләргә тотыну. Мәйсәрә Мөхәммәдтән алган җавапны Хәдичәгә кайтарды һәм егетне үзенә дәштереп алырга үгетли башлады. Ф.Яхин. Эш урыныннан ял йортына юллама биргәч, Вәлиҗан хатынын үгетли башлады ---. Р.Габделхакова Үгетли тору Билгеле бер вакыт үгетләү. Үгетли торгач, Мөслах карт улын өйне барып карарга тәки күндерде. Ф.Яруллин. Әти-әни һаман: «Аның турында бүтән уйлыйсы булма, бер хатаны ике тапкыр кабатламыйлар», – дип үгетли торды. Сөембикә |