ҮГЕТ и. Кемне дә булса яхшы эшкә өндәп, начар, ярамаган гадәтләрне ташларга чакырып әйтелгән сүзләр, нәсыйхәт. [Әниеңне] Онытыр хәлем юк: утырта, сөйләтә, ашата-эчертә, үгет бирә, күңелемне ала, кайгыларымны тарата иде. Г.Исхакый. Мондыйлар бездә бик сирәк, Имгәк Юныска әзрәк үгет кирәк. Тәрбиялик аны, кеше булсын, Сознательный, яхшы эшче булсын! Г.Афзал

◊ Үгет керү Үгетне тотып эш итү. Үгет кермәс кешегә бирмә үгет, Өйрәтмә син мине, дип сүгәр ул эт. Г.Утыз Имәни. Гафур аның белән сүз көрәштереп тормады: тимергә – кадак, игелексезгә үгет керәмени? З.Мурсиев. Үгет сату Кирәкмәгәнгә өйрәтү, үгетләү. Мин аңа киңәш йөзеннән генә әйткән идем, үгет сатып түгел. Н.Исәнбәт. Үгет уку Үгетләү. Дәвалау берничә көн дәвам итте, һәм Вәгъдәгөл берничә көн Солтанъярга үгет укыды. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә