ҮГЕЗЛЕК и. 1) Үгезгә хас сыйфатлар. Акмаңгай баштарак Хәмиттән качып китәргә тырыша иде, әмма тора-бара аның йөрәгендә үгезлек ярсуы кузгала башлады. Ф.Яруллин

2) Билгеле бер сандагы үгезгә җитәрлек. Мин 91–92 нче елларда гына да бер утыз үгезлек акчаны яндырдым: иске акчалар белән 18 мең ярым. Безнең гәҗит

3) күч. Кешеләрне этеп-төртеп йөрү, аяусыз кылану гадәте. Үз үгезлеген күрсәтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә