ҮГЕ’ЗБОЗАУ и. 1) астр. Бик якты Әлдәбәран йолдызын һәм ике төрле йолдызлар тупланмасын эченә алган йолдызлык

2) Йолдызнамәдәге унике йолдызлыкның берсе (21 апрельдән 21 майга кадәр) һәм шул вакытта туган кеше. Нинди җиңел сөйләшү сеңлең белән! Бизмән билгесенең телен мин беләм... Кучкар белән Үгезбозау очрашса Гел сөзешә – я, нишлим синең белән?! Р.Гаташ. Илдар Үгезбозау йолдызлыгында туган бит ул... Ф.Җамалетдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә