ҮГЕЗ и. 1. 1) Мөгезле эре терлекнең иркәге. Шунда күреп кайттым: болгарлар җирне үгезгә җиккән сабан белән сөрәләр икән. М.Галәү . Аның ике сыеры, бер кышлау үгезе, сигез сарыгы, тагын әллә никадәр мал-туары бар. Ф.Яхин 2) Партояклы эре хайваннарның иркәге. --- аланның теге як читендә, дөньяларын онытып, ике поши үгезе сөзешеп тора, ә бер ана поши, аларга гел дә игътибар итмичә, алан буендагы яшь усак яфракларын ашый иде. В.Нуруллин. Бигрәк тә күлнең аръягында беренчелек өчен сөзешкән болан үгезләрен ис-акыллары китеп күзәттеләр. Р.Сәгъди. Югыйсә бу сөякләрнең я мамонт, я берәр бронтозавр үгезенеке булуына шик тотмый иде. А.Тимергалин 3) күч. мыск. Ир-ат. – Син үгезгә ышанган мин юләр, – диде [ул Хариска]. Н.Яһудин 2. с. мәгъ. Иркәк җенестәге (партояклы хайваннар тур.). Украсына чыдый алмаган кысыр бияләр, үгез башмаклар, койрыкларын чәнчеп, ялан туздырып чабып киләләр дә күлгә төшәләр. Г.Ибраһимов. Атасы төсле шомырт кара, ак башлы, томрап торган үгез бозау китергән. Т.Гыйззәт ◊ Үгез алдында кызыл чүпрәк белән җилпү Котырту; ачуны чыгару. Алар өчен милиционерларның пистолет болгап кычкыруы – үгез алдында кызыл чүпрәк җилпү генә: кызып кына китәчәкләр. З.Мурсиев. Үгез астыннан бозау эзләү Булмастайны эзләү, таптыру. Үгез күзе хәтле Бик кечкенә. Бер-берсенә ырып кертеп койган такталарны караштырып чыккач, ул бер урында, аста, үгез күзе хәтле генә йомры тишек күреп алды һәм, калак сөякләрен шыгырдатып, шунда иелде. А.Гыйләҗев. – Шәп тә кеше соң Мансур Гаделевич, – дип, ашыкмый гына, түш кесәсеннән үгез күзе кадәр генә бәләкәй көзгесен чыгарып, каш-күзен төзәтергә тотына. Р.Мулланурова. Үгезе үкерү к. бүресе улау. Үгез кебек (төсле, шикелле) 1) Калын бәдәнле һәм көчле, таза (кеше тур.). Ире Галигә көн-төн сыкрана: – Үгез кебек угылың бар... Аны мәдрәсәгә йибәрәсең дә, мин монда эт көнендә йөрим... – ди. Г.Ибраһимов. Аширов – нәселле үгез шикелле сау-таза, һәм җанын пинжәк кесәсендәге дүрткә бөкләнгән, монда, Ступинода кулга төшергән үпкә туберкулёзы белән авыруы турындагы медицина белешмәсе җылыта иде. Ә.Мушинский; 2) Зур һәм егәрле (җансыз әйберләр тур.). Аркылыга да, буйга да казылып беткән киң мәйдан уртасында ике үгез кебек ике бульдозер кара-каршы тора ---. Г.Әпсәләмов; 3) Бик кире, үзсүзле; 4) Бик күп, зур көч куеп. Уртак файдага үгез кебек эшләячәкмен. М.Галәү. Сөйләп торган була, ичмаса, ир дисәң – хәтере калыр, әнә күрше Вәлидән үрнәк ал: үгез шикелле эшли, акчаны да умырып ала. Ф.Имамов. Үгезне мөгезеннән алу Эшнең иң мөһим, кирәкле урыныннан башлау, тиз эш итә башлау. – Сез молодец! – диде [егет]. – Үгезне мөгезеннән алдыгыз! Минем батя аны-моны уйларга да өлгерә алмый калды – сеңелкәшне эләктереп тә куйдыгыз, ә? К.Тимбикова. Үгезне мөгезеннән эләктерү к. үгезне мөгезеннән алу . – Я, ни дип юмаларга җыенасыз мине? – дип, сөйләшүне үгезнең мөгезеннән эләктереп башлады Ильяс Алкин. Р.Мөхәммәдиев . Директор урынбасары, кабинетка килеп керү белән, сүзен шунда ук үгезнең мөгезеннән эләктереп башлады ---. И.Нәбиуллина. Үгезнең мөгезеннән тоту к. үгезне мөгезеннән алу. Үгезнең мөгезеннән тотып сөйләшәм: «Фәлән Фәләнович, – минәйтәм, – без, Насретдинов белән (Мөнир райкомолның беренче секретаре, соңыннан съезд делегаты булды, озак еллар партия-совет оешмаларында эшләде) хәзер генә аэродромда булып кайттык». Г.Гомәр. Үгез сөзгән эвф. Кияүгә чыккан (кыз тур.) |