ҮБҮ ф. Ярату, иркәләү, ихтирам, буйсыну билгесе итеп, шулай ук очрашканда, саубуллашканда иреннәрне берәүнең иреннәренә, кулына, битенә яки предметка тидереп алу, куеп тору. Сине үбәргә, аһ, кыялмадым мин. Калды тиле күңелем янган хәлендә. Мәүлам, ирештер морадка мине дә?! Р.Гаташ. Үтәмешгәрәй анасының чәчләреннән сыйпый, кулларын үбә. М.Әмирханов

Үбә башлау Үбәргә тотыну. Ул, тиз генә бала алдына чүгеп, битләреннән, күзләреннән үбә башлады. Г.Әпсәләмов. Янына килеп, Александрны төрле яклап кочаклый, үбә башлагач кына, ул моның төш түгел, өн икәнен аңышты. Ф.Хуҗин

Үбә бирү Һаман үбү; бернәрсәгә карамастан үбү

Үбеп алу Бер мәртәбә үбү. Фәләхне күреп алу белән аның йөзе кинәт балкып китте, һәм ул Фәләх янына машинага кереп утырды да ирен очы белән генә аны үбеп алды. В.Нуруллин. Луиза, йөрәксенеп, егетне үбеп алды. А.Гыйләҗев

Үбеп кую Кисәк үбү. Ул хәтта, малай уйнап бетергәч, аны кочып үбеп тә куйды. Г.Әпсәләмов. Бию ыгы-зыгысы арасында Дания мине үзенең буяулы иреннәре белән үбеп куя ---. Ф.Яруллин

Үбеп тору Берникадәр вакыт яки әледән-әле үбү; еш үбү; әле, хәзер үбү. Ислам үзенә тиешле чынаякны голт кына итеп әйләндереп куйды да икенче мизгелдә, ялт иттереп, Зифаны кочагына суырып алды һәм, чәчәк таҗына кунган бал кортына охшап, озак итеп, тәмле итеп, кызның иреннәреннән үбеп торды. В.Имамов

Үбеп чыгу Һәммәсен берәм-берәм үбү. Таһир аларның һәрберсен берәмләп-берәмләп үбеп чыгарга әзер. А.Хәсәнов. Гәүһәршад үзеннән-үзе шул кулларга тартылды, алмаш-тилмәш үбеп чыкты. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә