ҮБЕШҮ ф. урт. юн. 1) Бер-береңне үбү. Гыйшык ләззәте белән ләззәтләнеп, егет вә кыз үбешеп, кочышып, бер-берсенә якын сарылдылар. М.Акъегет. Дуслар, бик күптән күрешми торган шикелле, үбешеп күрештеләр дә өйгә кереп киттеләр. Ф.Әмирхан 2) күч. Җиңелчә бәрелешү (машиналар тур.). Соң үзеңнең машинаң да, теге кызыл феррари белән үбешкәннән соң, автосервиста бер төн үткәрде бит. Ф.Бәллүр Үбешә башлау Үбешергә тотыну. Тагы бер мизгелдән, Сергей Ивановичның фамилиясен да сорап белгәчтен, алар бер-берләренең аркаларын төя-төя кочаклаша, үбешә үк башлаганнар иде инде. Р.Мөхәммәдиев . Алар тупыл янына җитеп, шунда үбешә дә башладылар. Ф.Яхин Үбешеп алу Тиз генә, әз генә үбешү. Тегеләр үбешеп ала. Р.Сәгъди. Алар, үз ирләрен каршылагандай, чупы-чупы үбешеп алдылар. Р.Батулла Үбешеп тору Даими яки әледән-әле үбешү; әле, хәзер үбешү. Гаражыгызда кем белән үбешеп тордың, ә? Ә.Хәсәнов. Өр-яңа костюм-чалбар кигән Газдал ишегалды уртасында Руфинә белән үбешеп тора иде! Ф.Садриев Үбешеп чыгу Рәттән барысы да үбешү |