УЯУЛЫК и. 1) Уяу, йокысыз булу хәле, уяу булган, йокламаган вакыт . Кирәк йокыда, кирәк уяулыкта даим җәһәннәмне исеңдә тотмакың сине Хак Тәгаләгә тоташтырыр. К.Насыйри. Ул, йокы белән уяулык арасына чумып, үзе белгән бөтен кешеләрне уе аша үткәрә башлады. А.Гыйләҗев

2) Сизгерлек, саклык . Утырыш карары нигезендә бөтен оешмага уяулыкны көчәйтү бурычы куелды. Г.Әпсәләмов. Ә күктә тилгәннәр әйләнә, уяулыгыңны югалтсаң, бәпкәләреңне бик тиз чүпләп бетерәчәкләр. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә