УЯУЛЫ’-ЙОКЫЛЫ рәв. 1. Йокылы-уяулы, ярым йоклап, ярым уяу хәлдә, йоклар-йокламас. Төне буе уяулы-йокылы саташып чыккач, Булат, таң белән торып, папирос кабызды. Ә.Гаффар. [Арбада] Хәлим үзе уяулы-йокылы бара. Бөтенләй йоклап китүдән курка. Г.Гыйльманов

2. с. мәгъ. Ярым йокылы, айнып җитмәгән, йокы белән өн арасындагы, йокылы-уяулы. Хәтта төннәрен дә, авыру берәр нәрсә сорамый микән дип, уяулы-йокылы хәлдә, сагаеп, тыңланып ятарга гадәтләнде. М.Галәү. Данил уяулы-йокылы күзләрен бүлмә буйлап йөртте. Ш.Галиев. Икенче көнне иртүк уяулы-йокылы кәләш белән кияүне кыз мунчасына озаттылар ---. Д.Булатова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә