УЯ’У с. 1. 1) Йокламаган яки уянган, йокысыз. Ул, күрәсең, күптән инде уяу иде, бары тик әдәп сакларга мәҗбүр булган өчен генә торырга кыймыйчарак ята иде. Н.Фәттах. Бар тараф тынып калган, Тирән йокыга талган. Тик кырда атлар уяу, Чыңлап куя кыңгырау. Р.Миңнуллин 2) күч. Сизгер, сак; зирәк . Шулай, кызым, ирләргә бервакытта да ышанып бетәргә ярамый, аш төрләндерергә яраталар алар. Уяу, сизгер булырга кирәк. Ә.Еники . Елга уртасына чаклырак исән-сау баралар, ләкин немец бик уяу, тирә-юньне яктыртып кына тора. Х.Камалов 2. рәв. мәгъ. 1) Йокламаган килеш, йокламыйча. Мотаһир --- бераз уяу яткач, тышка чыкты. Р.Кәрами 2) күч. Сизгер рәвештә, сакланып, саклык белән. Дөрес, мин карчыга баласыдай бик сак, бик уяу утырам: егетнең бер сүзен дә, бер хәрәкәтен дә күздән ычкындырмыйм. Ә.Еники. Әти минем уяу вә сизгер йоклаганымны, тавышын ишетү белән сикереп торганымны, әлҗе-мәлҗе килеп ятмаганымны бик тә ярата иде. К.Миңлебаев |