УЯТУ ф. 1) Кемне дә булса йокысыннан торгызу, йокысын өзү, бүлдерү, уянырга мәҗбүр итү . Аның таяк тавышы төнге авыр тынлыкка чумган бөтен коридорга яңгырый һәм күпләрне йокыларыннан уята булса кирәк ---. Г.Әпсәләмов. Гармун тавышы Сафураны уятты. Х.Ибраһим 2) күч. Нинди дә булса уй-фикер тудыру, тойгы кузгату. Яхшы пальто, күн түбәле каракүл бүрек --- кигән --- егет берьюлы аларның кызыксынуын уятты булса кирәк, шунда ук ике кыз, торып, Зөфәр янына килделәр. Ә.Еники. Байбаклар, әйтәм бит, күрер күзгә дә бик сөйкемле, беренче күрүдә үк күңелдә иң матур, иң җылы хисләр уята. А.Хәсәнов 3) Уйга баткан, тирә-якка игътибар итмәгән кешенең игътибарын җәлеп итү, активлаштыру; айнытып җибәрү 4) күч. Хәрәкәткә китерү, җанландыру. Кояш гөрләвекләр агызды, елгаларны боздан арчыды, кыш буе иңрәп йоклаган каеннарны уятты ---. Г.Сабитов. Уятты язны яңгыр – Төртеп чыкты бөреләр. Р.Миңнуллин 5) күч. Нәрсәгә дә булса омтылыш тудыру, актив эшчәнлеккә этәрү, тарту; эшчәнлеген көчәйтергә этәргеч бирү, җанландыру. Фәнни рисаләләр, гыйбрәтле милли хикәяләр, халыкны уятыр өчен язылган китаплар гомумда мәкъбүл була башлады, тагы яңы өметләр туа башлады. Г.Исхакый. Дәреслек укыр-өйрәнер өчен кызыклы, мавыктыргыч булырга, фикерләргә өйрәтергә, балада иҗат дәрте уятырга тиеш. Ш.Галиев Уята башлау Уятырга тотыну. Беренче карауда кызгану тудырган бу кисек колаклы кеше анда чиркәнү тойгысы уята башлады. Н.Фәттах. Ул, сак кына килеп, як-ягына каранып, Гайсәне уята башлый. Г.Каюмов Уята тору Һәрберсен, бер-бер артлы уяту. Сай фикерле, хезмәткә аек карамаучы офицерларның да җиңел генә үсүе, дәрәҗә алулары күңелендә гаделсезлек тойгылары уята торды. Ф.Яхин. Бу вакытта --- калын тавышлы агай --- кодаларны уята башлаган иде. Берәм-берәм уята торды, --- түшәк-мендәрләр түшәлгән бәләкәй арбага утыртышып, мунчага җибәрә барды. Д.Булатова Уята төшү Бераз уяту. Декабрь азагыннан башлап озыная башлаган көннең февральдә күзгә күренеп үсүе күңелдә яшәү дәрте уята төшәдер, күрәсең. Сөембикә Уятып бетерү Барысын да уяту. Берәү вагонда, таңнан торып: – Мин – крәстиян, иртән терлек ашатырга өйрәнгән! – дип, шаулап, башкаларны уятып бетерде дә үзе, тынычлап, күзләрен йомды. Ш.Галиев. Посёлоктагы пенсионерларны уятып бетердем. Ф.Абдуллин Уятып җибәрү Кинәт уяту. Ул шундый тирән уйларга батып онытылып китте, ләкин кинәт көчле уйнаган музыка тавышы аны уятып җибәрде. А.Алиш. Гүя алар Рәфиснең күңел кылларына шыбырдап бәреләләр дә, зеңгелдәп, моңарчы йокымсыраган уйларын уятып җибәрәләр. А.Вергазов Уятып җиткерү Тәмам, ахырга кадәр уяту. – Кем киеме ул? – дип, хатынын йокысыннан тәмам уятып җиткерде. Ф.Яхин Уятып тору Һәрвакыт, гел, әледән-әле уяту . Фатих Кәрим кебек олы шәхесләргә мөнәсәбәт, аларның әһәмияте, бер урында катып калмыйча, һәрвакыт үзгәреп, бәхәсләр уятып тора. Р.Вәлиев. Ә менә кайбер публицистлар һәм сәясәтчеләр вакыт-вакыт «татар-монголлар изүе», «татар яулары», «татар ясагы» дип, татарларга карата тискәре караш уятып торалар. М.Шәймиев Уятып чыгу Барысын да уяту. Әминә карчык кияве Рәис белән кызы Нәзирәне дә, күрше-күләндәге карт-карчыкларны да уятып чыкты. Ф.Хәбибуллин. Ул, иркәләп-назлап, туганнарның һәрберсен уятып чыккан. Көмеш кыңгырау |