УЯНУ ф. 1) Йокыдан уяу хәлгә килү, йокыдан тору. Мин иртә белән уянганда, барысы да торган иде инде. А.Алиш. Дала һәм тауларда кояш нурлары белән иң беренче булып кечкенә кошлар уяна. А.Нәҗми 2) Һуштан язып аңсыз ятканнан соң, сиземли, тирә-юньне тоя, фикер йөртә башлау, айну, аңга килү. Сестра да аның күзләре ачылганны күрде. – Уяндыңмы? Ну, молодец! – ди-ди шатлана-шатлана сөйләнде. Х.Камалов. Бибисара өченче тапкыр уянганда да операция тәмамланмаган иде әле. С.Сөләйманова 3) күч. Барлыкка килү, туу, яңару. Әнә шул илһам дигәннәре соңгы вакытта минем күңелемдә сирәк уяна, бик сирәк. А.Гыйләҗев. Күптән күңелендә яшеренеп яткан өмет-хыяллары аның кинәт уянгандай булды, зур үзгәрешләр булачагын гүяки алдан ук тоеп, шуңардан ул ничектер җанланып, рухланып та китте. Ә.Еники. Бәлки, балагыз тугач, ирегездә аталык хисе уянгандыр. Д.Салихов 4) күч. Хәрәкәткә килү, җанлану. Җәйге челләнең кызгылт ут булып янып чыккан иртәнге кояшы белән дала уяна. Г.Ибраһимов. Моңа кадәр йокымсырап утырган җилбәзәк усаклар дерт итеп уяндылар да бөтен урманга шаулаша башладылар ---. Г.Сабитов 5) күч. Аек, аңлы фикер йөртә башлау, активлашу, җанлану. XIX йөз ахырында һәм XX йөз башында татар милләте --- дөнья прогрессы киңлекләренә таба зур борылыш ясый. Халыкның социаль һәм милли аңы уяна. М.Хәсәнов. Мәктәптә уяна алмый калган акыл каядыр тирәндә йокымсырый, әмма, дөньяга үзеңне күрсәтәсе килеп, аек хис өстенлек итә. М.Галиев ◊ Уянмас йокыга китү к. уянмас йокыга талу. Уянмас йокыга талу Үлү, вафат булу, бакыйлыкка күчү. Ә без – Чәчкапта оборона эшләре алып барган 14 кеше – тәмам өлкән яшькә җиттек, кайберләребез безнең арада юк инде. Алар уянмас йокыга талдылар. Җ.Фәйзи Уяна башлау Уянырга тотыну. Аның күңелендә сүнеп торган спортчы дәрте яңадан уяна башлады. Г.Әпсәләмов. Чү, кызларым уяна башлады. Ф.Яруллин Уяна тору Әледән-әле уяну. Төннәрен төштә ит, йомырка, май, колбаса, каймак кебек нәрсәләр ашавымны күреп, саташа-саташа кат-кат уяна торгач, тагын да озая кебек гомер. Ф.Баттал Уяна төшү Бераз уяну; ныграк уяну. Ул үз ирегеннән башка әйтелгән бу сүзгә тагы ныграк уяна төште. Г.Ибраһимов Уянып алу Кыска вакытка уяну. Хәтта унбиш кенә тәүлеккә утыртуларына ризасызлык хисе дә уянып алды. Н.Әхмәдиев. Бер генә мизгелгә, хан тагы бер юньсезлек уйламый микән, дигән фикер дә уянып алды. Р.Мирхәйдәров Уянып бетү Тәмам уяну; барысы да уяну. Барыбыз да уянып беткәч, көндәлек эшләр, мәшәкатьләр үз чиратында тезелешәләр ---. А.Гыйләҗев. Авыл әле уянып бетмәгән, каядыр сыер мөгрәгән, әтәчләр кычкырган тавышлар гына килә. Р.Сәгъди Уянып җитү Тәмам уяну. Суганга да иртәрәк әле, бер өлеше генә тишелә, шактые уянып җитмәгән була. М.Маликова. Уңда бер-ике катлы агач йортлар, мәчет һәм чиркәү манаралары белән Бишбалта бистәсе татлы йокыдан уянып җитә алмыйча ята иде. Р.Кәрами Уянып килү Акрынлап уяна башлау. Сәгыйтькә җир өсте яңа йокысыннан уянып килә шикелле тоелды ---. Н.Фәттах. Май башлары иде булса кирәк, дөньяның яшәргән, табигатьнең яңа уянып килгән мәле. Р.Мөхәммәдиев Уянып китү Кинәт уяну. Безнең идән астында нидер шыгырдаганга мин кинәт уянып киттем. А.Алиш. Һади кызган май исенә уянып китте. А.Гыйләҗев Уянып кую к. уянып китү. Шунда нәфесем дә уянып куйды. Синең бу койрыгыңнан хатыныма бер дигән якалык чыгачак я бүрек. А.Хәсәнов. Менә шуннан соң инде кайбер тәнкыйтьчеләрнең компетентлылыгына бераз шик уянып куя. Р.Миңнуллин |