УЮ ф. 1) Нәрсәгә дә булса тишек тишү, нәрсәне дә булса юнып чокырайту, чокыр, уем ясау. Мин, талларны үткәч, бәке уелган якка карадым һәм анда, иелеп, чиләкләренә су алып торучы берәүне күрдем. Ф.Хуҗин. Шул арада чакрымга сузылган ике рәт такта корылма калкып та чыкты. Аларга тишекләр уелган иде. М.Әмирханов 2) Эз калдыру, буразна ясау, еру. [Тычкан], --- үләннәргә бәрелә-сугыла, тәгәрмәч уйган канау буйлап йөгерде. Г.Гобәй. Авыл урамындагы карлы юлда тирән эзләр уеп, тракторлар пожар сарае яныннан кузгалып киттеләр. Ф.Хөсни 3) Җәрәхәтләү, яру. Каен тузы кебек тиресен суеп, [кызның] Күкрәгенә йолдыз уйдылар. Ә.Ерикәй. Күгәргән нечкә тимерчыбык аның бармакларын уеп керде, авырту утлы ток булып бөтен тәнгә таралды. Р.Вәлиев 4) Очлы, үткен нәрсә белән чокып язу, рәсем ясау. Стенада җиде мең исем Гранит ташка уеп язылган. М.Сафиуллин. Күгәрчен сурәтен халкыбыз гомер-гомергә тәрәзә йөзлекләренә, капкаларга уеп ясаган, ул гаилә татулыгын, тигезлекне аңлаткан. Ә.Мөхәммәтҗанова 5) Кием теккәндә яка, җиң турыларына керенте ясап кисеп алу. Аклы ситса күлмәгеңнең Якаларын кем уйган. Җыр 6) Кисү. Урак итеп кемдер уеп алган, Урлап киткән Айның яртысын. Р.Низамиев 7) Кислота тамчысы, утлы күмер һ.б.ш. берәр өслекне эретеп, көйдереп эз калдыру яки үтәли тишү Уеп алу Бераз ую. Үткен кылыч, таеп китеп, кулбашын уеп алды. Х.Гали. Кәшшаф пычак очы белән бармак битен уеп алды ---. М.Әмирханов. --- ашык-пошык урып кына ята идем, уч кырыен тагын уеп алдым. Ш.Маннур Уеп бетерү Бөтен җирен ую. Ничекләр пыялага шулкадәр дә нәфис итеп уеп бетереп була икән соң? Ф.Җамалетдинова. Үсмер чакта шулай чормада көяләр уеп бетергән бер дәфтәргә юлыккан идем. Сөембикә Уеп җибәрү Кинәт ую, көтмәгәндә ую Уеп кую Уелган хәлгә китереп калдыру Уя башлау Уерга тотыну. Аннары нәфис кәүсәгә, тузын гына телеп, нечкә сызыклар уя башлады. М.Маликова. Казаклар, Иртыш өстенә кереп, бозга бәке уя башладылар ---. Ф.Бәйрәмова Уя бирү Уюны дәвам итү. – Идарәгә ник чакыртканнар? – диде Идрис. Ул, әйтмәсәң дә ярый дигәндәй, ак ботакның урта җирен һич көчәнүсез уя бирде. Ә.Гаффар |