УЫНУ ф. 1) кайт. юн. к. уу. Шуннан соң үзем юынырга тотындым инде. Мунчала белән тәнемне бурлаттай кызарганчы уындым. Р.Кутуй. Дарулар белән уына-сөртенә озын кышларны исән үткәрә алса, хезмәт юлын башлаган Бакырлы авылына кайтып --- килергә, дигән уй белән язларны түземсезләнеп көтеп алды. А.Хәйретдинова. Кырмыска мае белән уыну 2) күч. Берәр уңышсызлыкка очрагач, алдангач үкенү, нишләргә белмәү. Атаклы мастерның куенына Мөнәвәрә генә бер мат кыстырып җибәрде. Әй уынды, әй уынды инде халыкара танылган мастер. А.Хәсәнов. И уындылар син киткәч. Бер эшләре бармый. Кире кайтыр, дип көткәннәрдер инде. Л.Сабирова 3) күч. Нәрсә дә булса борчу сәбәпле яки эчке кичерешләрнең чагылышы буларак, бертуктаусыз кул-тән һ.б. хәрәкәтләре ясау, тынычсызлану, тик тора алмау; кыбырсу. Эченә хәмер кереп, башына менеп, теленә төшсә, элеккеге комсомол сәркатибенә әйләнә дә куя. Бала-чага мәеле, урындыгында уына. Т.Галиуллин 4) күч. Нидер эшләп маташу, казыну, бер тирәдә чуалу Уына башлау Уынырга тотыну. Кулларыннан җитәкчелек китсә уына башлыйлар Уынып алу Берара, бераз уыну Уынып тору Һәрвакыт уыну; әле, хәзер уыну. Мич янында Әлтафи уынып тора иде. М.Мәһдиев |