УЫЛДЫК и. Җир-су хайваннары бүлеп чыгара торган бөртексыман күкәй. Рига култыгында кышлаган елга балыклары Дуняс һәм Лиласте күлләренә язын уылдык чәчергә кереп тулалар. З.Зәйнуллин. Өстәлдә чәчәкле тәлинкәләрдә ит, кәтлит, кыздырылган ипи телемнәре, кызыл балык, уылдык, кысла ише ризыклар һәм нибары бер шешә кызыл шәраб тора иде. М.Маликова ◊ Уылдык чәчү Ачуланып ярсу, ачуына чыдаша алмыйча гауга куптару. – Ник юкка уылдык чәчәсең әле син, дус кеше? – диде Илдус. С.Сабиров. Прокурор Миршаб --- сүзен дәвам итте: – Анда Кодрәтовның бабасыннан да өстәрәк утыручылар бар, --- хәзер аңлыйсыңмы Костаның нишләп уылдык чәчкәнен? Р.Мирхәйдәров |