УЫЛДА’У ф. У-у итү, шуңа охшаш тавыш чыгару. Өй дә зур умарта кебек уылдады, гөрләде. Г.Исхакый. Мотоцикл, уылдап, күзгә күренмәгән, гомер йөрелмәгән тирән чокырларга барып керә, аннан, сикерә-сикерә, кабат үз юлын дәвам итә. Х.Ибраһим

Уылдап алу Кыска гына уылдау. Хәйрулла карт --- бугазыннан каты тавыш чыгарып, нәкъ әтәч төсле уылдап алды. М.Мәһдиев. Аның машинасы гел уылдап ала. Р.Батулла

Уылдап җибәрү Кинәт уылдый башлау. Шулчак бер кош уылдап җибәрде

Уылдап кую Бер тапкыр уылдау. Кемдер уылдап куйды

Уылдап тору Туктаусыз, гел уылдау. Урамда көзге җил уылдап тора

Уылдый башлау Уылдарга тотыну. Кортлар бердән кузгалып китеп уылдый башладылар. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә