УША и. диал. Басып мич башына менү өчен яки комган, киез итек кебек әйберләрне кую өчен җайланган тар такта, басма. Җылына төшкәч, күзләр ачылып китте, һәм мин, мич буендагы ушага утырган килеш, үзем танып бетермәгән бер яшь кенә кызга карадым да таң калдым. Ш.Маннур // Гомумән басма. Врачлар, җылыга кертмәү хәерлерәк булыр, дигәнгә, гәүдәсен өйалдындагы ушага куйдылар. Ә.Баян |