УЧМАЛА’У ф. Урганда, урак белән кисәр өчен, ашлык сабагын учка җыеп, учлап тоту . Җир өстенә килеп җиткәч тә тегеңә чабата-оек кидерәм, кулына урак тотарга, арыш учмаларга өйрәтәм. М.Гали. Ураккайлар урдым мин учмалап, Чүмәләләр куйдым ла ниргәләп. Милли-мәдәни мирасыбыз: Мамадыш // Гомумән учлау, учлап тоту. Текә урыннарда, егылмас өчен, нәзберек үләннәрне учмалап тотынып калам. М.Галиев |