УЧМА и. 1) Урак урганда бер учка сыйган кадәр тотып кисеп алынган ашлык. Шулчак Иргали учын тук башаклар кытыклавын тойгандай булды. Менә ул, күз ачып йомганчы, бер көлтәлек булып үрчегән учмаларын тигезләп җиргә сала. М.Хәсәнов. Сул кул арыш сабакларын бер учмага кай арада җыеп өлгерә дә, уң кулдагы урак кай арада учманы кисеп ала, күз дә иярми; камыллы җир өстендә арыш учмалары тезелешеп кала. Р.Батулла 2) Бер тотам . Печән учмасын бик нык бөтереп шәм әмәлләделәр. Х.Камалов. Аның йөзендәге бөтен хәрәкәт, маңгаена төшкән чәч учмалары, косынкасының һәр шакмагы, фотоплёнкага төшкән кебек, күз алдымда торып калдылар. Г.Рәхим |