УЧЛА’У ф. Уч белән тоту, уч белән алу. Кыз, иелеп, туфрак учлады. Н.Гыйматдинова. Бабай, сакалын учлаган килеш, аптырап, ишек төбендә тукталып калды. А.Вергазов

Учлап калу Алдану; бернәрсә дә ала алмау, бернәрсәсез калу. Акча бирәләр идеме соң бабаңа? Әллә шул коры рәхмәтләрне генә учлап кала идеме? Л.Лерон

Учлап тору Гел учлау; әле, хәзер, күз алдында учлау. --- хәлфә абыебыз доганы кызганмый, иреннәрен тиз-тиз кыймылдатып, кулларын киң итеп җәеп --- дога кыла, --- бик канәгатьләнеп, сакалын да учлап тора. А.Шамов. – Алайсам, Ниса дөрес әйткән икән, – дип, әти алга чыгыбрак торган ябык ияген учлап торды ---. Т.Нурмөхәммәтов

Учлый башлау Учларга тотыну. Һәм имине җайлап, тоташы белән зур кулы белән учлый башлады. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә