УЧИ’ЛИЩЕ и. рус 1) 1917 елга кадәрге Россиядә: дәүләт карамагындагы уку йорты; мәктәп . Мәдрәсәдә гыйлем эстәвен ташлап, ул бер араны Ростов шәһәрендәге реаль училищеда укып ала. М.Хәсәнов. Мәктәп һәм мәдрәсәләр янындагы рус классларын күзәтеп тору халык училищелары инспекторларына йөкләнә. Ә.Хуҗиәхмәтов 2) СССРда: тулы булмаган урта яки урта һөнәри белем бирә торган уку йорты. Унны бетергәч, мин Саратов хәрби училищесына укырга барып кердем. Ф.Яруллин. Зәйтүнә Минзәләнең медицина училищесында үзе белән бергә укучы кызлар белән шәһәр үзәгендәге паркның күләгәле юлыннан узып бара иде. М.Маликова |