УЧЁТ и. рус 1) Нәрсәнең дә булса булу-булмавын, исәбен ачыклау, тикшерү, барлау эше. Почмактагы сары кибетне учётка япканнар. А.Гыйләҗев. --- дөрес тәрбия булмау, зоотехния учёты төгәл алып барылмау аркасында, сиксән баш терлекнең 1975 елда бөтенләе белән бетүе ачыкланды. Т.Нәҗмиев 2) учётта у.-вак. кил. Берәр нәрсәнең исәпле, санаулы булуы турында. Ел ахырынача тәмамлыйсы төзелешләр күп. Һәр кубометр такта учётта. М.Маликова. Колониянең һәр метр җире төгәл учётта. А.Хәсәнов 3) Аерым социаль группа, сәяси партия, һөнәр һ.б.ш. вәкилләрен теркәү системасы. Хәрби учёт ◊ Учётка алу Кемне яки нәрсәне дә булса исәпкә алу, исемлеккә кертү, теркәү, регистрацияләү. Хәзер генә сельсоветтан килеп, әйберләребезне учётка алып киттеләр. Т.Гыйззәт. Иртәгә үк ул егет янына үзем барырмын, учётка алырбыз, шефлар беркетербез. Ф.Яруллин. Учётка басу к. учётка керү. Икенче көнне үк военкоматка барып учётка бастым. Г.Галиев. Учётка керү Исәпкә теркәлү, исемлеккә язылу, регистрацияләнү. – Гафу итегез, комсомол ячейкасы секретаре сез буласызмы? – диде Булатов. – Миңа учётка керергә кирәк иде. А.Алиш. Мин сиңа, кәбәм, учётка кермәгән унҗиде баш сыер, илле данә тана һәм дә йөз илле катыборынны калдырам. А.Гыйләҗев. Учётка кертү к. учётка алу. Рушадның военкоматка учётка кереп кайтканнан бирле эшләгән бөтен эше бик гади: иртән ишекне каерып ачып, баскыч төпләрен чистарта. М.Мәһдиев. Беркөнне хатынын авыл советына учётка кертеп кайтып килгәндә Галия --- очрады. Г.Галиев. Учётта булу к. учётта тору. Элек акчаны ничек «сугалар» иде? Учётта булмаган, хисапка кермәгән продукция: мебель, келәмнәр, кием-салым, шәраб, коньяк, хәтта ювелир эшләнмәләр ясап. Р.Мирхәйдәров. Учётта тору Исәптә тору, исемлектә, исәптә булу, саналу. Ләлә белән Һаҗәр икесе ике комсомол оешмасында учётта торалар иде. Г.Әпсәләмов. Поезд нәкъ расписаниедә билгеләнгән вакытта килеп җитте, әмма анда инде син юк идең; Казанда төшеп калып, үзең учётта торган хәрби комиссариатка китүеңне әйттеләр. С.Сабиров. Учёттан төшерү Исемлектән алу, исәптән төшерү. Яшьләр беренче, икенче көннәрне Аннаны эшеннән бушату, учёттан төшерү артыннан йөрделәр. Г.Галиев. Шулай итеп, Булатны учёттан төшереп, акылдан язучылар исемлегеннән сызып ташладылар һәм бүлнистән якты дөньяга чыгардылар. З.Хәким. Учёттан төшү Исемлектән, исәптән чыгу. Соңгы көнне шулай ук учёттан төшеп кайтырга туры килде. М.Мәһдиев |