УЧА’СТОК и. рус 1) Төзелеш, хуҗалык алып бару һ.б.ш. берәр максат өчен билгеләнгән җир мәйданының аерым өлеше; кишәрлек . Юкса 1975 елда язучыларга бакча участоклары биргәч, бергә-бергә йорт салу мәшәкатьләре белән йөргән идек. Ф.Яруллин. Укучылар җәйге каникул чорында мәктәп яны тәҗрибә участогында хезмәт чыныгуы алалар. Г.Гәрәева 2) Масштаблы зур территорияне биләгән бер урыны, өлеше, кисәге. Совет Армиясе аерым участокларда гына түгел, бик зур Совет-Герман фронтының буеннан-буена диярлек һөҗүм итә. Г.Әпсәләмов. Стратегик яктан аеруча әһәмиятле Ленинград – Мурманск тимер юлының кайбер участокларында фин чикләренә нибары ярты чакрым гына. А.Хәсәнов 3) Нинди дә булса эшчәнлек өлкәсе, тармагы, сферасы . Партиягә тугрылыклы кеше буларак, аңа идеология эшенең теләсә кайсы җаваплы участогын ышанып тапшырырга мөмкинлеге әйтелгән. Р.Мостафин 4) Нинди дә булса максат өчен оештырылган административ-территориаль яки җитештерү бүлеге. План буенча ишек ачылуга, участок комиссиясе председателе Әнвәр абый беренче сайлаучыларны каршылап речь сөйләргә тиеш иде ---. М.Мәһдиев. Соңыннан, күп кенә вакытлар үтеп, кан басымым нык кына күтәрелгәч, үзебезнең участок табибәсен чакырдым. С.Ибраһимова 5) Полиция бүлеге һәм шул учреждение урнашкан бина. Бөтенесе качты, әмма ике иптәш белән мин эләктем. Өч көн участокта ятып чыктык. М.Мәһдиев. Берничә сәгать эчендә шәһәр полициясе коралсызландырылды, участоклардагы кораллар да алынды, аның белән халык ополчениесе, халык милициясе коралландырылды. М.Хәсәнов |