УЧАРЛАНУ ф. Тармаклану, җәелү . Безнең урам буендагы агач бакчасына, әллә андагы яман да учарланып үскән шомырт агачына, әллә карт миләшкә, сандугач ияләнгән иде. Г.Бәширов

Учарлана бару Торган саен күбрәк учарлану. Үсеп утырган күп тармаклы агачны күз алдыгызга китерегез. Әлбәттә, ул кояшка, яктылыкка, җылыга омтыла. Ләкин аның үсүе, тармаклана, учарлана баруы өчен бу гына җитми. Ф.Хөсни

Учарланып бетү Бик нык учарлану

Учарланып тору Туктаусыз учарлану; әле, хәзер учарланган булу. Еракта Ботан бакчасының зәңгәрсу яшел таллары тоташ-тоташ учарланып тора. Т.Нурмөхәммәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә