УЧАКЛЫК с. 1. Учак ягарга, бер учакка җитәрлек. Карт, авызын ачып, икенче җөмлә әйтергә җыенганда, утын яра торган бүкән янында тәгәрмәч, тәртәләрдән учаклык утын гына калган иде. М.Мәһдиев. Кызларга инештән су, сырттарак үскән агачлар арасыннан бер учаклык коры ботаклар җыеп алып килгәч, Глеб киңәш-табыш итә башлады ---. Т.Әйди

2. и. мәгъ. 1) Учак ягарга яраклы утын. Каенсарда каен беткән, Усаклыкта усак юк. Имәнле имәнсез калган. Урман эзе – учаклык... Ш.Галиев . Учаклык ваклап кую

2) Учак яга торган урын. Күлнең аръягындагы учаклыкта каргалар кыштырдап-шыбырдашып куялар. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә