УЧАК и. 1) Ачык җирдә ягылган утын, чыбык-чабык һ.б.лар өеме. Ул кичтә, учак янында, табигать матурлыгы турында дулкынланып сөйләвегез әле дә исемдә. Л.Ихсанова. Аста әле учак янында кайнашкан кешеләрне яхшы күрергә була, чишмә челтерәве дә ишетелеп-ишетелеп китә. Ф.Бәйрәмова

2) Казан асты; мичнең казан астына ягыла торган урыны һәм шунда ягылган ут. Ул учак янына килде, ишеккә арты беләнрәк торган кызны кочып алды, күзләренә карады. Н.Фәттах. Йөзен китерергә күмер күп куймадым, шулай да, сәгатьнең минутлыгы дүрткә җиткәч, мич капкачын ач та, күмерләрне кече учакка күчер, яме, кызым. Н.Кәримова

3) күч. Туган, туып үскән җир, йорт. Үз учагын, илен яклап, Күтәргәндер ул көр тавышын. Г.Хәйруллин. Үз учагына талпынып, канатланып кайтып кергән иде [Булат]. Я.Зәнкиев

4) күч. Күңелгә якын кешеләр (әти-әни, туганнар, балалар) тупланган урын; кешенең күңеленә рәхәтлек бирә торган җылылык, яктылык чыганагы; гаилә җылысы. Монда җыелган барча иргә дә гаилә учагы, хатыннары илә сабыйлары җитми. В.Имамов

5) күч. Файдалы казылмаларның күпләп чыгарыла торган урыны. «Козгыннар оясында» [әсәрендә] алынган кешеләр язучының шуннан 7–8 еллар элек Донбассның күмер учакларында эшләп йөргәндә күргәннәреннән алынып бирелгән иделәр. Г.Нигъмәти

6) күч. Нәрсәнең дә булса барлыкка килү, таралу урыны, үзәге, чыганагы. Дөньяда иң беренче цивилизация учаклары Кече Азиядә һәм Төньяк Африкада барлыкка килгән. Н.Фәттах. Еш кына теге яки бу өлкәдә барлыкка килгән һәм үскән мәдәният учаклары, без белеп тә бетермәгән сәбәпләр нәтиҗәсендә, эзсез юкка чыкканнар. Р.Әхмәтьянов

7) күч. Нинди дә булса хис-кичерешләр чыганагы, тупланышы. Хәтер учагындагы кузлар кабынды да сүнде, кабынды да сүнде. Н.Әхмәдиев. Күңелендә сүнәр-сүнмәс кенә пыскып торган өмет учагына әйтерсең лә зур бер чиләк бозлы су ордылар... Г.Галиева. Сәбилә Хәербар белән очрашканнан соң үзендә рәхәт җиңеллек тойды, күңелендә шатлык учагы кабынгандай булды. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә