УЧ и. 1) Кул чугының бармакларны бөгеп ябыла торган ягы; кул аркасының кире ягы. Низам бер минутка трубканы учы белән каплап торды. В.Имамов. Үзе дә сизмәстән, нәни учы белән бу матур гөл чәчәгенең алсу керфекләрен иркәләп, сыйпап куйды. Г.Гыйльманов

2) Кул чугының тотып тору, тотып алу, берәр нәрсә салу, кую өчен савыт сыман җайланган рәвеше. Габдерәшит карт, учы белән алып, суны кабып та карады: суы әйбәт, ят тәм юк, үзе салкын иде. А.Тимергалин. Бал кортын җиргә куя да учы белән туфрак алып, аның өстенә сала. Д.Салихов

3) Учлап алынган әйбер микъдары. Көненә бер мәртәбә бер уч арыш ярмасыннан пешерелгән аш эләгә. В.Нуруллин. Һәрбер учы йөрәкләргә Кысылган җир бу. Г.Хуҗиев

Уч төбедәй Бар яктан да күзгә ачык күренеп торган; кечкенә (территория, мәйдан тур.). Дошман кулыннан сугышып алынырга тиеш булган уч төбедәй җирдән ул күзен алмады. Г.Әпсәләмов. Уч төбе кадәрле Бик кечкенә, бик аз. Мин шушы җирдә калам, уч төбе кадәр җирдә. И.Юзеев. [Илгизәр:] Нигә соң шушы уч төбе кадәр посёлокта кадалып ятасыз, әйдәгез Казанга! Ф.Яруллин. Уч (төбе) кычыту Кыйнашасы килү; кыйнарга ымсынып тору. Уч төбендә биетү Үзенә хезмәт иттерү, буйсындыру; үзе теләгәнчә эшләтү. Кәлимәт бәк әнә өч ханны уч төбендә биеткән. М.Әмирханов. Уч төбендәге кебек Бик ачык булып (күренеп тору). Иртәнге һава чиста, тын иде, һәм бөтен җир өсте уч төбендәге кебек күренеп ята иде. Н.Фәттах. Хәзер ул фара яктысында уч төбендәге кебек. З.Мәхмүди. Уч төбендә генә йөртү Бик кадерләп тоту, хөрмәт итү, игътибар күрсәтү. Алла боерып, күрешә-кавыша калсалар, моннан соң ул Рәмзияне уч төбендә генә йөртәчәк. Н.Әхмәдиев. Шуңа күрә Мөслимәсен күз карасыдай саклый, уч төбендә генә йөртә иде. Р.Габделхакова. Уч төбендә тоту Бик нык контрольдә тоту; ирек бирмәү; башкалар өстеннән баш булу, буйсындырып тору. Дистә еллар буе ханлыкны уч төбендә тоткан элекке баш карачы Кәлимәтнең бертуган энесе ләбаса. М.Әмирханов. Ә икенчедән, ул бит әле бөтен илне уч төбендә тоткан КГБда зур чин били. М.Вәлиев. Уч төбен җылыту Берәр төрле хезмәт өчен акча бирү. Уч төбен җылыткач, бөтенләй башка төрле сөйләшә шул әнә. Кызыл таң. Уч төбе хәтле к. уч төбе кадәр. Шуның белән киңәшегез әле, диде Фәридун Фазлыев, уч төбе хәтле кәгазьгә бер-ике сүз язып, Нәҗипкә тоттырды. А.Гыйләҗев. Уч төбе чаклы к. уч төбе кадәр. Бу аның иң беренче бүләге: «Яшьлек дустыма» дип аталган, гади дәфтәр калынлыгы, уч төбе чаклы кечтеки генә китабыннан монысы. Р.Хәмид. Миңа, өйләнгән кешегә, уч төбе чаклы бер раскладушка гына сыя торган тар подвал булды. Р.Батулла. Уч тутырып Бик күп итеп. Мин үстем, һөнәрле булдым, айга ике тапкыр уч тутырып акча алам. М.Маликова. Башка берәү аның кебек җәфа чиксә, уч тутырып акча алыр иде. В.Имамов. Учында кысып тоту Берәр нәрсәне исәпләп кенә тоту; акчаны бик саклап тоту, акчага сакчыл мөнәсәбәттә булу. Минһаҗ бабасы акчаны учында кысып кына тота, балта осталарына да акчаны улы Вәсил түгел, үзе бирә торган иде. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә