УҺЫЛДА’У ф. 1) Авыртуга түзә алмыйча һ.б.ш. сәбәпле сыкранган аваз чыгару, авыр итеп сулау. Бераздан уһылдап кайтып кергән Габделхакның буранын уйнатты апа. Г.Гомәр. Авыру бала уһылдый 2) Кайгыру, борчылу, зарлану . [Әни] Еларга җитешеп, нишләргә белмичә уһылдарга, арлы-бирле сугылырга тотына: – Ходаем, дөньяның асты өстенә килә, тыннар буыла. Г.Бәширов Уһылдап алу Бераз, берара уһылдау Уһылдап җибәрү Кинәт уһылдый башлау Уһылдап кую Уһылдау авазы чыгару, бер тапкыр уһылдау. Сөембикә аптырабрак торды да уһылдап куйды. Г.Бәширов. Мәргән авызындагы укны җиргә төкерде. Вәзир халкы уһылдап куйды. Батулла Уһылдап тору Гел, берөзлексез яисә әледән-әле уһылдау; әле, хәзер уһылдау Уһылдап чыгу Билгеле вакытның башыннан ахырына кадәр уһылдау. Ул төннәр буе ыңгырашып, уһылдап чыга иде. Ф.Бәйрәмова Уһылдый башлау Уһылдарга тотыну. Өстә нидер дөберди, чатырдый, уһылдый --- башлый. Ф.Бәйрәмова |