УҺУ ы. 1) Көтелмәгән, кинәттән булган нәрсәгә шаккатуны, гаҗәпләнүне, соклануны, хуплауны һ.б. белдергәндә кулланыла. Гармун тавышына, әсәреп, Хәкимҗан килеп керде: – Уһу, болай булгач, музыкантлар күбәйде, – диде ул, шатланып. М.Мәһдиев. Уһу, нинди зур кишер таптым! Р.Батулла 2) Кемнеңдер булдыклылыгына, тапкырлыгына соклану, гаҗәпләнү, канәгатьлек белдерү өчен кулланыла. Юлдашы --- күршеләргә бераз колак салып торды да: – Уһу-у, француз әдәбиятын тикшерүгә күчкән ич болар! – диде. Т.Әйди. – Егерме алты ел колхоз председателе булдым мин, парин. – Уһу! Бу кадәр стажлы председательләр сирәктер ул. Р.Төхфәтуллин |